«Шоколад Кубогы» - 2026 елгы Россия Кубогы этабы бөтенроссия ярышлары узды
Чебоксарда узган «Шоколад Кубогы-2026» бөтенроссия ярышларында 53 төбәктән килгән 748 яшь шахматчы арасында Булат Гафиятуллин классик программада һәм композициядә өченче урыннарны, Бәхтияр Вахитов «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендә җиңү яулады.
4 августтан 11 августка кадәр Чебоксар шәһәрендә шахмат буенча 9, 11, 13, 15 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында «Шоколад Кубогы» - 2026 елгы Россия Кубогы этабы бөтенроссия ярышлары узды.
Быел балалар арасында Россия Кубогы этабы тарихи рекордны яңартты: илнең 53 төбәгеннән 748 яшь спортчы такта артына утырды, бу исә аны балалар кубогы календаре буенча иң масштаблы турнир итте. 11 яшькә кадәрге малайлар категориясендә узган турнир нәтиҗәләре буенча Булат Гафиятуллин 150 катнашучы арасында классик шахмат буенча 3 һәм шахмат композициясе буенча 3 урын алды. Бәхтияр Вахитов 150 урынның 76сын алды. Энҗе Шәвәлиева 70 катнашучы арасыннан 53нче урынны алды. Шулай ук Вахитов Бәхтияр «Бөек исемнәр» конкурсының «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендә җиңүче (өстәмә программа кысаларында). Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев