УНИКС Италиянең «Брешия» командасын җиңде
Спорт яңалыклары

УНИКС Италиянең «Брешия» командасын җиңде

Казан клубы өчен бу Европа Кубогы сезонында исәп буенча алтынчы һәм җиңү белән тәмамланганнардан бишенче уен булды.

Казан УНИКСы Италиянең «Брешия» командасын җиңде. Матч «Баскет-холл»да узды һәм 77:63 исәбе белән тәмамланды.

Казан клубы өчен бу Европа Кубогы сезонында исәп буенча алтынчы һәм җиңү белән тәмамланганнардан бишенче уен булды. УНИКС бер генә тапкыр – Италиянең «Брешия»сенә каршы Кубокны ачу матчында җиңелде.

Нәтиҗәдә, татарстанлылар үз төркемнәрендә элеккечә алда бара.

УНИКСның киләсе матчы 10-нчы ноябрьгә билгеләнгән, ВТБ Бердәм лигасы кысаларында үз мәйданчыгында баскетболчылар «Түбән Новгород» уенчылары белән очрашачак.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru


Нет комментариев