Байлар Сабасы сәүдәгәре Сәгыйть Хәялин эзләре буйлап
Байлар Сабасы сәүдәгәре Сәгыйть Хәялин нигез салган Оренбург өлкәсендәге Татар Каргалысы авылында аның нәсел дәвамчылары — Равил һәм Рафаэль Хәялиннар белән очрашып, туганлык җепләрен яңарттык.
2023 елда Татар төбәкчеләре җәмгыяте рәисе Альберт Борханов җитәкчелегендә IX Евразия форумының икенче этабы Оренбург өлкәсендә узды. Ул вакытта минем өчен Татар Каргалысы авылына бару бигрәк тә үзенчәлекле булды, чөнки бу авылга 1745 елда Байлар Сабасы сәүдәгәре Сәгыйть Хәялин нигез салган. Ул, Сабадан һәм Казан губернасының башка авылларыннан үзе белән 173 гаиләне ияртеп, Оренбургтан 18 чакрым ераклыкта булган Сакмар елгасы буена барып утыра. Ул вакытта патша хөкүмәтенә, Урта Азия белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен, яңа гына төзелгән Оренбург шәһәреннән ерак булмаган урында, татар сәүдәгәрләре яши торган авыл кирәк була.
1748 елда үткәрелгән халык санын исәпкә алу исемлегендә сәүдәгәр катлауларындагы ир затыннан 996 мөселман ир-ат (хатын-кыз переписька кертелми) яшәгән 173 хуҗалык (торба, ягъни морҗа саны) бар дип күрсәтелә. Исемлеккә күз салыйк: 3нче йортта 52 яшендәге С. Хәялин, уллары Габделкәрим (32 яшьтә), Гәбдерәшит (28 яшь) Вахап (23,5яшь), Ибраһим (7яшьтә), Хәсән (3,5 яшь) һәм берничә хезмәткәр – Байлар Сабасыннан. 42нче йортта - 43 яшьлек Габделкәрим. Ул Каргалы мәчетенә нигез сала. Олы Шыңардан, Кече Шыңардан, Иске Сабадан (Туктар), Тенекидән, Сәрдәдән, Олы Икшермәдән, Олы Кибәчедән, Чулпыч авылыннан, Борынчы (Сатышның элекеге исеме), Ашамшәех (Тимершык булырга тиеш) авылларыннан да Каргалыга күчеп китүчеләр күп булган...(аларның исем-фамилияләре билгеле).
Килеп урнашканнан соң Казан төбәгеннән күчкән якташларыбыз сәүдә юлын ачып җибәрәләр. Хивага, Казакъ урдаларына,Ташкент, Бохара якларына сәүдә белән чыгу гадәти эшкә әверелә. 1751 елда биредән татар сәүдә кәрваны ерак Һиндстанга юнәлә. Сәгыйть бистәсе ярты гасыр эчендә татарның зур мәдәни үзәгенә әверелә. Авыл үзәгендә зур Гостиный двор була. Урта Азиядән кәрваннар Ырынбурны узып, туры бирегә сату итәргә киләләр.
Сәгыйть тарафыннан ныклы нигез салынган Татар Каргалысы үсүен дәвам иткән. 1897 елда Каргалыда 13 мең кеше яши. Халык, күбесенчә, һөнәрчелек белән шөгыльләнә. Авылда 20 җитештерү үзәге, 20 тегермән була. 1917 елда халык саны 17 меңгә җитә. Шунысы куанычлы, бу татар авылы бүген дә үсештә, ел саен 20-30 яңа йорт төзелә икән. Бүгенге көндә 5300 кеше яши, 1300 ләп хуҗалык, мәктәптә 800 гә якын бала белем ала. Анда бүген өч мәчет эшләп килә.
«Татарстан-Яңа Гасыр» корпунктын әлеге авылда төзегәннәр. Өлкәдәге яңалыкларны журналист, Татарстанның басма һәм массакүләм коммуникацияләр атказанган хезмәткәре Фирүзә Әбсәләмова бөтен татар дөньясына таныта. Аның белән дә күрешеп сөйләштек.
IX Евразия форумының минем өчен тагын бер әһәмиятле ягы - хатыным Рәмзиянең сигезенче буын туганнары, Сәгыйть Хаялинның турыдан-туры нәсел дәвамчылары Равил һәм Рафаэль Хәялиннар белән танышу булды. Аннан соң алар белән гел хәбәрләшеп яшәдек. Ниһаять, август ае башында, 281 елдан соң, Байлар Сабасы һәм Татар Каргалысы ягыннан Сәгыйть Хәялинның нәсел дәвамчылары очрашып, туганлык җепләрен яңарттык. Казаннан кичке сәгать сигездә кузгалып, 800 километрга кадәр юл үтеп, иртән Татар Каргалысы авылына килеп төштек. Безне Равилнең кунакчыл гаиләсе – хатыны Халисә, кызы Эльвира, оныгы Марат ачык йөз белән каршы алды. Өстәлгә куелган шул якның нигъмәтләре белән сыйланып, бераз ял итеп алганнан соң, Эльвира машинасында бистә белән танышу өчен юлга кузгалдык. Беренче тукталышта иске зиратта булдык. Аның күп өлеше табигый ак таш белән әйләндереп алынган. Ул гасырлар дәвамында җимерелмичә сакланган. Биредә кабер өсләренә ташлар утыртылган, алар чардуган белән әйләндерелмәгән, агач утыртылмаган.
Сәгыйть Хәялинның кабер ташына “Сабалы Котлымөхәммәт улы Гаетнең улы Сәгыйть Хәялин (1695-1758)”, астарак “Каргалыга нигез салучы” дип язылган. Гаиләсенең төрбәсе кызгылт табигый таш белән әйләндереп алынган. Байлар Сабасы авылыннан, бабалары яшәгән нигездән алып килгән туган ягы туфрагын каберенә салдык.
Зират янындагы бераз калкулык урыннан авылның матурлыгына хозурландык. Ул Сакмар һәм Каргалы елгалары кисешкән урында урнашкан. Авылның исеме дә Каргалы елгасы белән бәйле. Авыл өч өлешкә бүленә икән. Сакмар суы буендагы җирне Сакмар очы, Каргалы суы буендагыларны Каргалы очы, ә соңрак төзелгәнен Дунай ягы, дип атаганнар.
Аннан Сакмар елгасы буена төштек. Киңлеге урыны белән 80 метрга җитә, тирәнлеге - 5 метргача. Татар Каргалысы бу елга буйлап якынча биш километрга сузылган.
Төшке аштан соң бистә белән танышуны дәвам итеп, Каргалы елгасы аша салынган күпердә тукталыш ясап, яңа төзелеп килүче урамнарын әйләнеп, авылның үзәк өлешенә юнәлдек. Бүгенге көндә Татар Каргалысында тарихи биналар шактый сакланган. Шуларның берсе - 1811-1814 елларда II гильдия купецлары акчасына салынган Сәүдә рәтләре (Торговые ряды). Заманында анда 17 таш һәм 28 агач сату-алу урыны булган. Шунысы куанычлы, бу сәүдә рәтләрен киләчәк буыннарга саклап калу өчен эш башланган.
Икенчесе – 1749 елда төзелгән Кушманара мәчете. Аны төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Без мәчет белән танышып чыктык, зур эшләр башкарылган.
Өченчесе – Сәгыйть Хәялин яшәгән йорт. Кызганычка каршы, ул вакытта кызыл табигый комташтан төзелгән өч катлы йортның беренче катының бераз өлеше генә сакланган. Ул түбә астына алынган. Нәсел дәвамчылары сөйләве буенча, бина үз заманында өч катлы итеп корылган. Аның аскы өлешләре кызыл төстәге ком катыш табигый таштан, өске каты бүрәнәдән салынган була. 1881 елда йортның агачтан төзелгән өлеше яна, аннары икенче каты да җимерелә. Аларның сөйләве буенча, Бөек Ватан сугышы башлангач, авылда хатын-кызлар, карт-карчыклар гына кала. Урак өсте, балалар ипигә тилмерә. Шунда партиянең район комитеты вәкилләре, өй саен кереп, ашлык урламаганнармы дип, тентү ясап йөри, Хәялиннарның чормасына ук менеп китәләр. Ә анда күз карасы кебек саклап тоткан, патшабикә Елизаветаның күченеп килгән татарларга җирләр бирү турында фәрманы язылган бозау тиресе дә була. Район вәкиле гасырлар буе сакланган истәлекне, беркемнең ай-ваена карамый, алып чыгып китә. Кадерле ядкәр шушы рәвешле мәңгелеккә юкка чыга. Сөенечле вакыйга да була: сугыш башланганның икенче көнендә үк үзе эшләгән трактор белән фронтка киткән әтиләре Рәхмәтулла абзый, Берлинга барып җитеп, ватанына техникасы белән бергә исән-сау кайтып җитә.
Сәгыйть Хәялинның Сабада яшәгән вакытына кагылышлы документ белән танышып китик. Ул Сабада яшәүче Гомәров Равил абыйның Равил Хәялинга җибәргән 1716 елдагы Ревизская сказка документыннан өзек. “В деревне Маметеве пустоши в вершине речки Сабы по переписьным книгам 710-711 (1710-1711) годов написано 26 дворов... а по переписи сего 716 (1716) году на лицо жилых дворов...” “… 26-й двор Аитко Кулмаметов 54 лет, у него жена Гулберка Чыпева 58, сын Сеитко 20, дочь Бекзянка 11, у Сеитко жена Кубезячка Маметева…” Бу 20 яшьлек Сеитко – безнең Сәгыйть бабай!
Миңа бу язманы Равил Хәялин 2025 елда почта аша җибәргән иде. Бу документта безнең өчен тагын бер кыйммәтле мәгълүмат: 1710-1711 елларда Сабада 26 двор булган.
Равилнең абыйсы Рафаэль танылган кинооператор, 1974-1991 елларда илнең төп яңалыклар прграммасы «Время»ның Оренбургтагы корпункты корреспонденты булып эшли. Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре Рафаэль Хәялиннарның йортларына килгәндә көн кичке якка авышкан иде инде. Ул да безгә шушы данлыклы нәсел турында күп нәрсәләр сөйләде. Гомумән, Рафаэль һәм Равил Хәялиннар ерак бабалары турында буыннан-буынга сөйләнеп килгән истәлекләрне хәтерләрендә саклыйлар, бик рәхәтләнеп уртаклашалар. Үз чиратларында, балаларына, оныкларына сөйлиләр. Без дә Сәгыйть Хәялин эзләре буенча йөреп, авылның тарихи урыннары турында күп мәгълүмат туплап, ерак туганнар белән җылы очрашудан искиткеч тәэсирләр алып кайттык.
Әле шушы көннәрдә генә 2027 елда узачак Бөтенроссия авыл Сабантуеның Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылында булачагы билгеле булды. Заманында Россиянең Урта Азия белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салуга үзеннән зур өлеш керткән, кыю, батыр, тәвәккәл Саба сәүдәгәре Сәгыйть Хәялинның исемен мәңгеләштерү максатында, авыл уртасына аның бюсты куелса һәм Татар Каргалысында ул яшәгән йорт стенасына истәлек тактасы урнаштырылса, туган ягы Байлар Сабасы бистәсендә төзелеп килүче яңа урамнарның берсенә аның исеме бирелсә, якташлары, авылдашлары, бөтен татар дөньясы өчен мөһим вакыйга булыр иде.
Илдар Сафин,
Татарстанның Атказанган укытучысы, төбәк тарихын өйрәнүче, шәхси музей җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев