15 май- Халыкара Гаилә көне!
Ел да 15 майда – Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә
Ел саен дөньяда 15 май көнне иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
Гаилә-кеше тормышында иң мөһиме. Гаилә кешегә мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек бирә, бер генә җәмгыять дә шуннан башка булмый. Иң бай кеше-бәхетле гаиләле кеше ул!
Күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә бала алган гаиләләргә күңел юмартлыгы, ата-аналар хезмәте, сабырлыклары һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Гаилә көне белән котлыйбыз һәм мондый байлыкның еллар узу белән чәчәк атуын һәм артуын телибез! Бер-берегезгә мәхәббәт, кайгырту һәм җылылык бүләк итегез. Гаиләгезне кадерләп саклагыз!
15 май- Гаилә көне!
Халык-ара гаилә көне
Белән кайнар котлыймын!
Гаиләләргә иминлек, сау-
Сәламәтлек телимен!
Бала, онык-оныкчыкларның
Шатлык-куанычларын,
Игелеген, бәхетләрен
Күреп яшәргә язсын!
Гаилә тормышның мөһиме
Мәхәббәт, хөрмәт бирә.
Бердәм, бәхетле гаиләдә
Кеше иң бае була!
Байлык еллар узу белән
Чәчәк атсын, күбәйсен!
Җылы караш,ярдәмләшү
Белән гомерләр үтсен!
Файлас Муллагалиев
15.05.26 ел.
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев