19 май - Татарстан матбугаты көне
Бүген Республикабызның каләм ияләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Хөрмәтле журналистлар, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез — Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Сез — республиканың мәгълүмати йөзен булдыруда, халыкны дөрес һәм оператив мәгълүмат белән тәэмин итүдә, җәмгыятьтә ачыклык һәм хәбәрдарлык принципларын ныгытуда зур өлеш кертәсез. Сезнең кулда — куәтле идеологик корал, аның ярдәмендә дөньяга караш формалаша, киләчәк буынга кыйммәтләр һәм идеаллар тапшырыла.
Форсаттан файдаланып, «Саба таңнары» газетасында эшләүче хезмәттәшләребезне чын күңелдән Матбугат көне белән котлыйбыз!
Сез — районыбызның мәгълүмати көзгесе, аның сулышын, тормышын һәм уңышларын халыкка җиткерүче төп көч. Сезнең тырыш хезмәтегез, һәр яңалыкка җитез һәм төгәл мөнәсәбәтегез, укучыларга ихтирамлы карашыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Һәрвакытта да кызыклы, укымлы язмаларыгыз белән райондашларыбызны сөендереп, аларның ышанычын аклап эшләвегезне телибез. Сезгә иҗади уңышлар, яңа идеяләр, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм имин тормыш юлдаш булсын! Иҗат чишмәләрегез саекмасын, каләмегез үткен булсын! Бәйрәмегез котлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев