Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авылны «модернизация»ләүчеләр

Авылда эш юк, дип зарланучылар бар. Шушы сәбәп белән кем эчүгә сабыша, кем авылны ташлап китә, кем бөтенләй тик ята.

Әйе, сигез сәгатеңне эшләп, ай ахырында хезмәт хакы ала торган эш урыны бөтен кешегә дә җитмидер, ләкин җитмеш төрле һөнәре булган тәвәккәл кеше өчен авылда да шөгыль бетмәгән. Гомумән, бүген авылда яшәүчеләр арасында ни белән булса да шөгыльләнергә, үз кәсепләрен булдырырга тырышучылар шактый. Кемдер хуҗалыгында 1-2 мал тотса, араларында 10 лап баш савым сыеры асрап көн күрүчеләр дә бар. Мондый тырыш, тәвәккәл кешеләргә хөкүмәт тә ярдәм кулы сузарга карар кылды. Татарстан Республикасында гаилә фермаларын үстерү Программасы нигезендә сөт җитештерүгә көйләнгән гаилә фермалары төзүгә булышу - моның ачык мисалы. Әйтик, 24 баштан ким булмаган савым сыеры асраучыларга хәзер бер миллион сум субсидия бирү каралган. Сатыш авылында яшәүче Мөхәммәтнур Садыйков - бу көннәрдә менә шул субсидияне көтүчеләрнең берсе. Дәүләт ярдәмен алу өчен мөһим таләп аның тарафыннан инде үтәлгән, ягъни торак төзелеше алып барылган һәм барлык эшләрнең 80 проценты төгәлләнгән. Авыл читендәге фермасына өч фазалы электр энергиясе китертү исә респуб­ликада гаилә фермаларын үстерү Программасына кертү тәртибендә гамәлгә ашырылган. Быел юллы да булачак гаилә фермасы башлыгы. Аның авыл читендәге сыерлар торагына керү өчен барысы 346 метр озынлыгында плитә түшәләчәк. М.Садыйков анысына да үз кесәсеннән бер тиен дә чыгармаячак. Инде алтынчы дистәне ваклаган кешенең тәвәккәллеге, чыннан да, соклану уята. "Балаларга эш булыр дип тотынылган нәрсә иде инде,- дип сүз башлады Мөхәммәтнур Садыйков.- Башы җир алудан башланып китте. Торакны эшләп чыгу өчен ике машинаны сатарга туры килде. Инде моның хәтлесе эшләнгәч, барып чыгар шикелле. Шундый өметтә торабыз".

Шулай итеп, гомуми мәйданы 275 квадрат метрлы сыерлар торагы сафка баса. Ул хәзер әллә каян күзгә ташлана. Дөрес, әле башкарасы эшләрнең исәбе-хисабы юк. Мөхәммәтнур Садыйков түбә белән генә салкынга килүен һәм парлануын белгәннән соң торакны түшәмле итәргә җыена. Сыерларның аслыгы җылыга килсен өчен резина түшәмәгә дә заказ биргән. Шулай ук тирес чыгару өчен транспортерга да урын калдырылган. Иң мөһиме, эшләргә теләк бар һәм ул зурдан. Ферма белән танышканда бу аермачык чагылды.

әвамын газета битләреннән укый аласыз)

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сатыш