Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бердәм тавыш бирделәр

Авыл җирлекләрендә дә сайлаулар көтелгәнчә уңышлы узды. Мәсәлән, Олыяз сайлау участогында 408 сайлаучының барысы да көндезге сәгать бергә килеп тавыш бирергә өлгерде.

Комиссия әгъзалары беренче булып үзләренең гражданлык бурычларын үтәгән ир-егеткә һәм хатын-кызга бүләкләр дә әзерләгәннәр иде. Истәлек бүләкләрен шулай ук беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашучы 12 яшь сайлаучыга да тапшырдылар. Тагын бер үзенчәлекле яңалык шунда: Олыяз сайлау участогында быел беренче тапкыр электрон тавыш бирү комплекслары кулланылды. Участокта сайлаучыларга кәгазь бюллетеньнәр урынына штрих-кодлы карточка бирелде. Замана техникасына тиз генә төшенеп җитә алмаганнарга ике көнлек укуларда булып кайткан операторлар ярдәмгә килде. Соңыннан сайлаучыларның күбесе, яңалыкны бик ошатып: "Җайлы икән, төймәгә генә басасы икән",- диештеләр. Участокка килә алмаучыларның өйләренә барып тавыш бирдертү өчен дә комиссия әгъзалары комплексның махсус терминалы белән бардылар. Иң мөһиме, сайлаучылар җәмгыятьнең якты киләчәге, илнең тоткан курсы өчен тавыш бирделәр. Халык "Бердәм Россия" партиясен элек ничек яклаган булса, хәзер дә аңа тугрылык саклый. Һәрхәлдә, сайлау нәтиҗәләреннән чыгып шулай дияргә кала. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X