Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшчәнлеккә бәя бирелә

Отчет җыелышлары бу атнада "Нырты" авыл хуҗалыгы пред­приятиесендә, Саба җәм­гыятенең "Явлаштау" филиалында һәм "Олыяз" җәмгыятендә дәвам итте.

Җаваплылыгы чикләнгән "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе белгечләре дә хезмәтчәннәр алдында еллык эшчәнлеккә хисап тотты. 2012 елда акча кереме 2011 ел белән чагыштырганда 45 процентка арткан, ягъни 80 миллион 53 мең сум алынган. Шуның 44 проценты - игенчелек тармагыннан, 54 проценты терлекчелектән кергән табыш. Тулаем алганда үсеш терлекчелектә - 28 процент. Игенчелектә 37 процент уңыш ким алынган.

"Керемгә карата чыгымнар юк түгел, моны төзелешләргә бәйләп тә аңлатырга була. Шулай да, барлык таләпләрне дә төгәл һәм сыйфатлы итеп эшли алганда күбрәк табыш алырга мөмкинлекләр бар. Узган ел чәчү вакытында да, урып-җыюда да читтән ярдәм алмыйча, бары үз көчебез белән башкарып чыга алдык. Алга таба да шулай хезмәт куярга язсын",- дип мөрәҗәгать итте хуҗалык җитәкчесе Ирек Әхмәтшин хезмәтчәннәргә.

Такта яру цехы да хуҗалыкта барган төзекләндерү эшләренә һәм авыл хезмәтчәннәренең тормышына азмы-күмпе файда китерә. Отчет чорында терлекчелек торакларында агымдагы төзекләндерү эшләре башкарылган, шул исәптән терлекчеләр өчен дә киенү-чишенү бүлмәләре җиһазландырып уңайлыклар булдырганнар. Бүгенге көндә робот белән саву механизмы урнаштырылачак ферма төзелә. Пенсия фондына кертемнәр, салымнар вакытында түләнеп барыла. Пай җирләре өчен дә вакытында исәп-хисап ясала. Тик шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, пай җирен рәсмиләштереп бетермәүчеләр дә бар икән. Аларга бу юнәлештә эшнең мөһимлеген аңлап документлаштыруны тизләтү кирәклеге төшендерелде.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыен