Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гаеп үзебездә дә бар

Бөтендөнья сыйфат көне быел 10 ноябрьгә туры килде һәм 17 ноябрьгә кадәр сыйфат атналыгы үтәчәк.

Сыйфат - күпкырлы һәм катлаулы төшенчә. Ул бүгенге заманның иң җитди проблемаларының берсе булып санала. Сыйфатлы товарларны сату, ул халкыбызның яшәү дәрәҗәсе күтәрелүгә дә нык бәйле. Менә инде 2009 елдан бирле республикада "Татарстанныкын сайла" дигән девиз астында төрле сәнәгать предприятиеләрендә җитештерелгән товарларга акция дәвам итә. Һәркайсыбыз белә: товар сыйфатлы булган очракта гына, кулланучы аңа өстенлек бирәчәк. Сыйфатсыз товарлар исә кешеләр иминлегенә яный, сәламәтлегенә зыян сала, кәефне ала. Әйтик, 2011 елның 10 аенда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының Саба районындагы кулланучылар хокукын яклау белгеченә 106 кеше мөрәҗәгать итте. Алар күпчелек очракта өйдә кулланыла торган техник катлаулы товарларның сыйфатсызлыгына зар белдерәләр, үзләренең хокукларын яклауны сорыйлар. Кулланучылардан кергән мөрәҗәгатьләр үз вакытында каралып, сыйфатсыз товарлар өчен сатып алучыларга 189 мең 345 сум акчаны кире кайтаруда ярдәм күрсәтелде. Кулланучыларның мөрәҗәгатьләре саны буенча Арча зонасына кертелгән алты район арасында Саба, Арчадан кала, икенче урында бара. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Н.Юзеева,

Саба районы буенча куллану базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучыларның хокукларын яклау белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X