Байлар Сабасы кызы Әдилә Галимҗанова - «Яз гүзәле» матурлык бәйгесе җиңүчесе!
Сәхнәгә илнең 16 төбәгеннән килгән 30 финалист чыкты, шуларның 10сы «Яз гүзәле» титулы өчен көрәште.
Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россиядә Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Яз гүзәле-2026» XVII мәдәни-агарту проектының финалы узды. Сәхнәгә илнең 16 төбәгеннән килгән 30 финалист чыкты, шуларның 10сы «Яз гүзәле» титулы өчен көрәште.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов яшьләр арасында татар мәдәниятен саклау өчен конкурсның мөһимлеген билгеләп үтте.
«Сез үз талантыгыз аша киләчәк буыннарга милли традицияләрне һәм туган телне тапшырасыз», - дип искәртте ул.
Дәүләт Советы депутаты һәм Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов проектның 17 ел гамәлгә ашырылуын һәм федераль дәрәҗәдә уздырылуын искәртте.
«Быел 300дән артык гариза килде. Алар арасыннан без 30 финалистны сайлап алдык. Әлеге проектның яшәячәгенә һәм үсәчәгенә ышанычым зур», – диде ул.
«Яз гүзәле» XVII мәдәни-агарту проекты финалында Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов жюри әгъзасы булды.
Конкурс программасы берничә этапны үз эченә алды, анда катнашучылар үзләренең эрудицияләрен, артистлыкларын һәм татар телен яхшы белүләрен күрсәтте.
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев