Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Инвалид-спортчылар көч сынашты

Узган сишәмбедә район үзәгендәге стадионда инвалидлар өчен турнир уздырылды.

Аларны ярышка алып килү авыл җирлекләре башлыкларына йөкләнгән иде. Бу эшне кемнең ничек оештырганы бәйгенең массакүләмлелегенә дә йогынты ясады. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне актив тормышка җәлеп итү җирле үзидарә җитәкчеләреннән оста педагог-психолог булуны да сорый бит. Бәйгенең максаты белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Р.Кәримов таныштырды. Август аенда инвалидларның республика ярышлары булачак, шуңа җыелма команда туплау өчен иң көчлеләрне ачыкларга кирәк. "Бүгенге бәйгене сайлап алу ярышлары дип атарга була. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, районны республикада алдынгы урыннарга чыгару өчен өлеш кертерсез дип ышанам",- диде Рәшит Кәримов һәм көч сынашуларга старт бирде.

Инвалидлар йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә һәм ядрә этәрүдә ярыштылар. Уңган-булган барысын да булдыра, диләр. Иштуганнан Лилия Габдуллова 100 метрга йөгерүдә һәм озынлыкка сикерүдә беренче урынны алды. Юлбаттан Илназ Вәлиев та спортның шушы төрләрендә җиңү яулады. Ядрәне хатын-кызлардан иң еракка Иске Икшермәдән Лариса Мамаева, ир-егетләрдән Сабадан Азат Әхмәтов этәрде. Лесхоз бистәсеннән килгән инвалид-спортчылар да сынатмадылар. Ядрә этәрүдә Хәмит Мөгътәсимов Азаттан азга гына калышты, Галинур Фәйзеров озынлыкка сикерүдә 2нче урынны алды. Иштуганнан Руслан Хәйруллин да бик җитез йөгерә икән, күнегүләр үткәрсә, республикада да район данын яклау мөмкинлеге бар. Җиңүчеләргә һәм призерларга Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Грамоталарын һәм акчалата бүләкләр тапшырган Рәшит Кәримов та ярышларны йомгаклаганда әнә шуңа басым ясады. Хөкемдарлар әйткәнчә, бигрәк тә ядрә этәрү күнекмәләрен камииләштерергә кирәк икән, кагыйдәне аз гына бозсаң да, ярыштан төшеп калуың бар. Ә гомумән алганда, спортчыларыбызның бәйгеләрдә сынатканнары юк әле, гел аллдынгы урыннарда.

Бәйге заман белән бергә атлаучы бу кешеләр яхшы спорт формасында, актив тормыш рәвеше алып баруларын һәм үзләренә генә хас карашларга ия икәнлеген күрсәтте.

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев