Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кадетлар ант бирделәр

Фуражка, погоннар, тигез сафлар һәм "Здравжелаем!" дигән күмәк аваз - юк, бу армия түгел.

Кадет сыйныфларында дәресләр нигездә әнә шулай үзенчәлекле башлана. Узган җомгада исә Саба кадет интернат-мәктәбендә белем алучылар үзләренең "хәрби-гаскәрилекләрен" Саба спорт комплексында әти-әниләрен алдында да күрсәттеләр. Мәгълүм булганча, районыбызда кадет сыйныфларына нигез 2007 елда салынган иде. Сабадагы 104нче һөнәр лицее базасында башлангыч алган кадет мәктәбен йөздән артык укучы сайлады. Мәктәп-интернатта егетләрне ватанга бирелгәнлек рухында тәрбияләү, башлангыч хәрби әзерлек нигезләрен өйрәтү өчен мөмкинлекләр елдан-ел яхшырды. 2009 елда кадетлар тантаналы шартларда Байраклы булдылар. 2011 уку елында исә Сабаның 2нче урта мәктәбендәге һәм аграр көллияттәге кадет сыйныфларын бергә берләштерүдән кадет-интернат мәктәбе барлыкка килде. Шулай итеп, яңа типтагы белем йортында ун сыйныфта инде 189 кадет укый башлады. Шулай да ант бирмичә торып, биредә белем алучы егетләр һәм кызлар үзләрен чын кадетлар итеп саный алмыйлар иде әле. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X