Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кибәчедә икмәк пешерү цехы ачылды [+фоторепортаж]

Узган атнада Олы Кибәче авылында Корбан бәйрәме барган көннәрдә тагын бер куанычлы вакыйга булды: табыннарның күрке булган икмәк пешерү цехы ачылды.

Кибәче­леләр­нең шатлыгын уртаклашырга Казаннан Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин, Татарстанның халык артисты, танылган җырчы Миңгол Галиев һәм башка рәсми затлар килгән иде. Авыл халкы, бигрәк тә өлкәннәр цех ачылышын күрергә күпләп җыелды. Җирлек башлыгы Айрат Сафин үзенең чыгышында әйткәнчә, 1971 елда төзелгән һәм хәзер ярым буш торган бу бина туган авылы Олы Кибәче өчен күп изге эшләр башкарган эшмәкәр Рифкать Шәфыйковның игътибарын күптәннән җәлеп иткән. Нәтиҗәдә кыска гына арада бинага ремонт ясала, мини пекарня җиһазлары урнаштырылып, җитештерү объекты барлыкка килә. Җиде кеше эш урынлы була. Цехта икмәк кенә түгел, кулинария ризыклары да пешерелә һәм шул ук бинада урнашкан кибеткә чыгарыла. Сәүдә залына зур самавыр куелган, теләгән кеше, юлчылар кайнар чәй эчә ала. Рифкать Шәфыйков Бөек Җиңүнең 70 еллыгына каһарман авылдашлары исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәл-обелиск тө­зет­кән, быел яз авыл капкасы ясаткан иде. Чишмәләр төзекләндерү ту­рында әйткән дә юк. Инде менә Олы Кибәчедә кече производствога да нигез салынды. Ә икмәкне эшмәкәр Фәнил Галиәхмәтовның ак он тегермәнендә тартылган оннан пешереләчәге үзенә күрә җитештерү конвейеры барлыкка килүе турында да сөйли. Тантанада район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашып, кылган изге гамәлләре өчен Рифкать Шәфыйковка рәхмәт белдерде, алдагы эшләрендә гел уңыш юлдаш булуын теләде. Эшмәкәр, чыннан да, туктап калырга җыенмый.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев