Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Әниләр көне"нә багышланган акция

Республикада 2017 елның беренче яртыеллыгына игълан ителгән абунә кампаниясе уңаеннан «Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр» акциясе дәвам итә. Социаль челтәрләрдә ул #Әти- әни -еңне яздыр #Якыннарыңны яздыр хэштеглары белән бара.

Әлеге акция барышында теләге булган һәркем якыннары исеменә адресланган "Саба таңнары"газетасына һәм "ТАТМЕДИА"нең башка басмаларына абунә рәсмиләштерә ала. Матбугат чараларына туганнарны гына түгел, башка кешеләрне дә: ярдәмгә мохтаҗ, сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен яздырырга мөмкин. "Саба таңнары" газетасын укучыларның байтагы өлкән яшьтәгеләр. Әмма алар хәтерсезлектән яисә акча юклыктан матбугатка язылырга онытып та куярга, моны башка вакытка калдырып килергә мөмкин.

Бик күңелле бәйрәм - Әниләр көне якынлаша. Ярты ел буе килеп торачак газетага яздыру аларга онытылмаслык бүләк булачак, бүләккә чәй сусауны басса, матбугат җаннарына сихәт китерәчәк.

Шушы акция уңаеннан "Саба таңнары" редакциясе Әниләр көненә багышланган чара үткәрә. Әлеге чарада катнашу өчен 26 ноябрьгә кадәр әти-әниләрне яисә башка якын кешеләрегезне "Саба таңнары" газетасына яздырырга һәм квитанцияне редакциягә тапшырырга кирәк. Акция газетага 16-26 ноябрь көннәрендә язылучылар арасында гына үткәрелә. Шул квитанцияләр арасында лотерея уйнатылачак һәм өч бәхетле отыш хуҗасын махсус приз көтә. Башладык, җәмәгать. Газетага барлык почта элемтәсе бүлекчәләрендә, хат ташучыларны күреп яисә турыдан-туры редакциягә килеп тә язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев