Район делегациясе республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очраша
Бәйрәм чарасында Саба районыннан 8 кешелек делегация катнашачак
Бүген республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узачак. Әлеге бәйрәмгә Саба районыннан да 8 кешелек делегация китте. Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациядә районыбызның тыл хезмәтчәннәре,махсус хәрби операциядә катнашучыларының ата-аналары, махсус хәрби операциядә катнашучыларының тол хатыннары катнашачак. Бәйрәм чарасы Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында көндезге сәгать 12.00 дә башланыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев