Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шыңарның Ак әбисе

Үткән гомер юлы, эш-гамәлләре, бөтен булмышы белән авылның горурлыгы, йөз аклыгы булып яшәүчеләр бар. Олы Шыңарда гомер кичерүче Мәдинә апа Гәрәева да - шундый затлардан.

Үткән атнаның җомгасында аны 90 яшьлек юбилее белән хөрмәтләделәр. Ил башлыгының котлау хатын, ТР Президентының "Фидакарь хезмәте өчен" медален, истәлек бүләге һәм чәчәкләрне аңа район башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев тапшырды.

Мәдинә апаның күңел байлыгына, рух ныклыгына хәйран каласың. Сөйләм теле матур, фикере төгәл, тормышка үз карашы, бүген дә күпләргә яшәү маягы итеп алырлык уй-теләкләре бар. Аллаһы Тәгалә аңа бәрәкәтле озын гомер биргән. "Балаларым бик әйбәт булды, менә шуңа күрә яшәп торам әле, Аллага шөкер," - ди әбекәй.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шыңар