Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Республикасы Президенты, якташыбыз Рөстәм Миңнехановка – 60 яшь

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сезне якташларыгыз - барлык сабалылар исеменнән тормышыгыздагы иң истәлекле, иң күркәм бәйрәмегез - 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз.

Табигатьтә ямьле яз башланган матур чагында килгәнсез Сез бу җиргә. Тамчылар тавышында теләкләрнең дә иң изгеләре генә күңелгә килә. Йөрәкләрне бары тик изге уйлар гына биләп ала. Сез - татарның йөзек кашы, Саба горурлыгы. Милләтебез, халкыбыз хакына зур эшләр башкарасыз, тоткан юлыгыз, кыйблагыз дөрес. Күркәм эшләрегез республикабыз данын дөньяга таныта. Сез татарстанлыларның гамәлләрегезне эчкерсез хуплавына, зур абруйга ирешә һәм республиканың күпмилләтле халкының ихтирам-хөрмәтен казана алдыгыз. Сезнең бөтен көчегезне җәмгыять файдасына бирүегез, халыкка хезмәт итү эшендә тугрылыклы булуыгыз иң зур хөрмәткә лаек. Төптән уйланылган сәясәт нигезендә эзлекле рәвештә Татарстан тотрыклы үсештә, нәтиҗәле социаль программалар гамәлгә ашырыла, дөньякүләм җәмәгатьчелек алдында абруебыз тайпылышсыз үсә. Сезнең халыкара килешү һәм ышаныч булдыруга керткән өлешегезнең бәяләп бетергесез зур. Соңгы дистә елларда Татарстан илебездә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе генә булып калмады, Россияне төрле дәрәҗәдәге халыкара чараларда югары дәрәҗәдә күрсәтә алды. Әлеге барлык нәтиҗәләргә Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән республика стратегик бурычларны уңай хәл итәргә сәләтле икәнлеген раслады. Сезнең Татарстан Республикасы елъязмасына әле тагын күп кенә күренекле сәхифәләр өстисегезгә, чәчәк атуына һәм аның көчле булып үсүенә зур өлеш кертәсегезгә ышанабыз. Саба районы - тарихи елъязмаларга кергән, республикага күп күренекле шәхесләр, мәгърифәтчеләр, язучылар, галимнәр, сәнгать эшлеклеләре, спорт осталары биргән данлыклы төбәк. Районыбызның иң матур бистәсе Лесхозда үскән күренекле якташыбыз яулаган үрләр бездә чиксез горурлык хисе уята. Сезгә эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев