Владимир Путин Рәис Миңнехановны «Дуслык ордены» белән бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин район башлыгыбыз Рәис Миңнехановны «Дуслык ордены» белән бүләкләде
Указ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында бастырылган. «Ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен", - диелә Указда дип яза Татар Информ.
Рәис Миңнеханов Татарстанның Саба районын 2006 елдан бирле җитәкли. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Моннан тыш, Миңнеханов «Бөтенроссия халык санын алу» (2002) медале, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Шәфкатьлелек» алтын медале, икенче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.
Чыганак: Татар информ
Фото: Саба муниципаль районы сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев