Хөрмәтле райондашлар, сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз!
1 май- Яз һәм хезмәт бәйрәме!
Бу көн хезмәтне, эш кешесен олылый һәм аңа мәдхия укый. Инде бер гасырдан артык Беренче май бәйрәме бөтен дөньяда төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Районыбызда яшәүче һәр кеше үзенең тырыш хезмәте белән уңай үзгәрешләргә нигез сала. Күпләр өчен бу бәйрәм табигатьнең яшәрүен, киң кырларда, бакчаларда эш башлануын аңлата. Күңелләрдә өмет, яшәү дәрте уяткан ямьле яз сулышы сезне яңа уңышларга рухландырсын, барыгызга да сәламәтлек, күтәренке кәеф, иминлек телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев