Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЯКТАШЫБЫЗ – ҖИҢҮЧЕЛӘР САФЫНДА

Инде хәбәр иткәнебезчә, 15-16 сентябрьдә райо­­­­­ныбызның Миң­гәр авылы янында Can-Am Trophy Russia сериясендәге Россия квадроцикллар финалы (III этап) үткәрелде.

Квадроциклда, ягъни дүрт тәгәрмәчле мотоциклда узышыр өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 58 спортчы килгән иде.

Ярышларның генераль партнеры һәм оештыручысы булып Санкт-Петербургтагы квад­роцикллар техникасы белән тәэмин итеп торучы ROSAN компаниясе санала. Оештыручылар исемлегендә шулай ук беренче квадроциклчы чемпионнар тәрбияләгән Екатеринбургтагы OFF ROAD клубы, Пермьдәге "Диос-Экстрим" компаниясе һәм Казанда танылган спортчылар оештырган "Чингисхан-Русфинанс Банк" клубы (җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов) бар иде.

Оештыру комитеты рәисе А.Кра­силовның (ROSAN компаниясе) журналистларга биргән әңгәмәсеннән кү­ренгәнчә, узган ел квад­роцикллар сериясенең 2нче этабы беренче тапкыр Татарстанда узган һәм төбәктәге трасса шартлары узышта катнашучыларда матур тәэсир калдырган, шуңа күрә 2нче этапның финалын да республикабызда уздыру турында карар кабул ителгән.

Ярышларның төрле этап­ларында 200дән артык спортчы катнашырга өлгергән һәм финалда аларның саны 58гә калуы, аутсайдерларның төшеп калуы сәбәпле, көтелгән күренеш булып санала. С.Красилов безгә татарстанлылардан финалда Рафаэль Фәттахов экипажының лидерлык итүе, Ирек Миннәхмәтовның да җиңүгә шанслары зур булуы, шулай ук Алинә Миннәхмәтованың да һәрвакыт югары нәти­җәләр күрсәтүе турында сөйләде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев