Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Югары Утар балалар йорты-интернатына – 50 ел

Кимчелекле, ләкин кимсетелмәгән

Ачылганнан соң узган 50 ел эчендә Югары Утар балалар йортында, биредә 18 яшькә кадәр тотылуларын исәпләгәндә, инде кимендә өч буын (агым) алышынган дигән сүз. РСФСРның атказанган социаль-тәэминат хезмәткәре И.Гәрәевның әйтүенә караганда, эшли башлаганнан алып, ягъни ярты гасыр эчендә бирегә китерелгән саны 802 җитә. Әгәр аек акыл белән уйлау сәләте бирелсә, алар бу чорны иң бәхетле чаклар итеп искә алырлар иде. Дөрес, андыйларны бирегә китермиләр. әмма кагыйдәдән искәрмәләр яисә могҗизалар да булгалый. Мәсәлән, 1970 елның көзендә бирегә китерелгән Вадим Томилов хәзер Мәскәүдә риэлторлык конторасы ачкан булдыклы эшмәкәр. И.Гәрәевның архивында сакланган хатында: "Югары Утар балалар йортында без беркайчан да ятимлекне сизмәдек, чөнки яныбызда гел сез булдыгыз",- дип яза беркайчан да ата-ана назын тоймаган Вадим. Балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең барысы да әнә шулай дип әйтә алыр иде. Алар кимчелекне, ләкин берсе дә кимсетелгән түгел. Яннарында һәрвакыт игелекле шәфкать туташлары, тәрбиячеләр, санитарлар, күбесе "әти" дип йөртүче Имаметдин абыйлары бар. Хәзер Югары Утарда 73 акылга зәгыйфь бала тәрбияләнә, шуларның 45е - малайлар, 28е - кызлар. Аларның күпчелеге ятимнәр йортларыннан китерелгән, кайберләрен генә, биредәге уңайлыклар турында ишетеп, әти-әниләр калдырып киткән. Чыннан да, биредә социаль учреждениеләрдә гамәлгә ашырырлык барлык уңайлыклар тудырылган. Балалар йортына күптән түгел РФ Президенты каршындагы балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белгечләре дә югары бәя бирде. Эксперт эшне оештыруның сыйфаты ягыннан интернатка хәтта Россия күләмендә дә тиңнәр санаулы гына булуын таныды. Хәер, 2006 елда ук биредә "Авыл приютларында балигъ булмаган яшүсмерләрне һәм балаларны социаль хезмәт белән реабилитацияләүдә заманча технологияләр куллану буенча Татарстан тәҗрибәсе" дигән Бөтенроссия конференциясе уздырылып, коллектив эш­чәнлегенә, дәвалау алымнарына югары бәя бирелгән иде. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X