Шоколад хатын-кыз характерын билгели?
Гүзәл затларның характерын шоколад ярдәмендә белеп була, ди Америка психологлары. Моның өчен хатын-кызның нинди шоколадка өстенлек бирүен генә белергә кирәк.
Сөт шоколады яратучы хатын-кызлар бик ихтыярлы булалар. Күпләрдә әлеге хатын-кызлар соклану хисе уята. Ләкин байтак ирләрне алар үз дигәнендә торучанлыклары белән куркыталар.

Кара шоколадны маҗаралар яратучан, искелек сөймәүче гүзәл затлар ярата. Кагыйдә буларак, мондый тип хатын-кызлар тирә-юньдәгеләрне үзләренең тәвәкәллеге белән җәлеп итәләр.

Ак шоколадны романтик натуралар үз итә. Мондый тип хатын-кызлар гади хатын-кыз бәхете турында, ягъни уңайлы йорт, кайгыртучан ир, сәламәт балалар турында хыяллана.

Алсу Галимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев