Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«Татнефть» - экологик рейтинг лидеры

«Татнефть» нең бу җиңүен югары дәрәҗәдәге эшлекле бергәлек тарафыннан Компаниянең корпоратив идарә өлкәсендә, мәгълүмат ачыклыгы һәм стейкхолдерлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлегенең танылуы дип атарга була.

«Нефтяные вести» газетасы язуынча, Россия предприятиеләре арасында ел саен үткәрелә торган IX нефть-газ предприятиеләренең экологик мәгълүмат ачыклыгы рейтингы буенча «Татнефть» иң яхшысы дип табылган. Ул Илкүләм рейтинг агентлыгы катнашында «Креон» төркеме белән хезмәттәшлектә Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF Россия) тарафыннан формалаша. Аның максаты углеводород ресурсларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм социаль җаваплы бизнес алып барудан гыйбарәт.

Аналитиклар әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясау, экологик әһәмияткә ия мәгълүматның ачык һәм һәркем файдалана алырлык булу дәрәҗәсен, иң яхшы дөньякүләм тәҗрибәләрне исәпкә алып, экологик менеджментның сыйфатын, файдалы казылмаларны куллануның нәтиҗәлелеген һ.б. бәяләде. Шулай ук, алар арасында суны чагыштырмача куллану, җирне пычрату, утильләштерелгән һәм зарарсызландырылган калдыклар өлеше, иярчен нефть газын утильләштерү коэффициентлары, парник газлары бүлеп чыгару һ.б. уртача тармак күрсәткечләре динамикасы да анализланды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, компания инде икенче ел экологик әһәмияткә ия мәгълүмат ачыклыгы буенча лидерлыкны саклап килә.

– Әлеге проект теге яки бу катнашучының экологик ачыклык дәрәҗәсе һәм аның эшчәнлегенең әйләнә-тирәгә йогынтысы масштабы турында объектив мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Анда, Россия ягулык-энергетика комплексларының башка предприятиеләре белән беррәттән, безнең компания дә катнашты, – дип сөйләде «Татнефть»нең әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экология идарәсе башлыгы Александр Алчинов.  – Рейтинг углеводород чималын чыгарганда, транспортировкалаганда һәм эшкәрткәндә экологик яктан куркыныч очраклар белән идарә итүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.

2021 ел рейтингында Россиянең 21 компаниясе катнашкан. Проектның аналитиклары билгеләп үткәнчә, рейтинг Россия нефть-газ компанияләренең экологик җаваплылык белән бәйле мәсьәләләрдә мәгълүмати ачыклыкның шактый югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте.

Александр Федорович аңлатуынча, «Татнефть»нең бу җиңүен югары дәрәҗәдәге эшлекле бергәлек тарафыннан Компаниянең корпоратив идарә өлкәсендә, мәгълүмат ачыклыгы һәм стейкхолдерлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлегенең танылуы дип атарга була. 

«Татнефть» инде берничә дистә ел әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләрне кулланырга омтыла. Компаниянең ел саен сан һәм сыйфат ягыннан үсеш кичерүче барлык экологик проектлары гаммәви мәгълүмат чараларында актив яктыртыла һәм укучыларда зур кызыксыну уята, дип яза «Нефтяные вести».

Рейтинг предприятиеләрнең экологик ачыклыгын бәяләүдә ышанычлы корал ролен үти, шулай ук тотрыклы үсеш һәм ESG стандартлары өлкәсендә лидерлыкны, үзенең казанышларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) – бөтен дөньяда 5 миллионнан артык тарафдары булган иң зур бәйсез табигатьне саклау оешмасы, ул 100дән артык илдә эшли һәм табигатьне саклауга бәйле 1300гә якын проектны яклап чыга. Россиядә аның беренче проектлары 1989 елдан – СССР чорында «Зур Арктик» тыюлыгын булдыру эшләре Фондтан финанслана башлагач гамәлгә ашырыла. 1994 елда оешманың Россиядә вәкиллеге ачылды, ә 2004 елда WWF Россия оешмасы илкүләм статуска ия булды.

28 ел эчендә Фонд илнең 47 төбәгендә Россиянең табигый байлыкларын саклау һәм арттыру буенча 1500 кыр проектын уңышлы гамәлгә ашырды.

 

Елена Филатова

«Нефтяные вести» №49, 7.12.2022

Иван Ткаченко фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X