Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Хуш киләсең, Яңа ел!" бәйгесе

Игътибар, бәйге! Җиңүчегә – Кыш бабайдан бер капчык Яңа ел күчтәнәче!

«Саба таңнары» район газетасы редакциясе «Хуш киләсең, Яңа ел!» дигән яңа видеобәйге игълан итә.

❄ 🎬 Дуслар, бәйгенең шартлары бик гади – без сездән Яңа елга багышланган ВИДЕОязмалар көтеп калабыз!❄ Видеода Яңа ел җырлары, шигырьләр, Яңа ел белән оригиналь котлау, кар сыннары, территорияләрнең бизәлеше, Яңа елны каршы алу, гореф-гадәтләр булырга мөмкин.🎄 Барысы да сезнең фантазиядән тора!❄

☃ Безнең конкурста Саба районында яшәүче теләсә кем катнаша ала, яшь буенча да чикләү юк.

📍 Видеоязмаларны «Вконтакте» сайтындагы «Саба таңнары»ның официаль аккаунтына җибәрергә яисә 89872 99-70-90 Ватс ап/Телеграм номерына җибәрергә мөмкин.

📆 Бәйге 5 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгегә 2022 елның 20 декабрендә йомгак ясалачак.

💥 Бәйге турында барлык мәгълүмат "Саба таңнары" газетасы сайтында һәм "ВКонтакте" челтәрендә газетаның шәхси аккаунтында булачак.

❗Видеоязмаларны редакция коллективыннан торган бәйге комиссиясе карый, бәяли. Шулай ук иң күп комментарий, “лайк” җыйган видеолар да аерым билгеләнәчәк.

🎁🎁🎁 6 җиңүче “Саба таңнары” газетасына абунә һәм Кыш бабайдан бер капчык Яңа ел күчтәнәче белән бүләкләнәчәк. 🎁🎁🎁

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев