Саба таңнары

Сабинский район

18+
Yañalıclar

Дуслык авыр чакта беленә

Узган җомгада Казанда Саба муниципаль райо­­ны башлыгы Рәис Миң­нехановның Кытай Халык Республикасының Татарстандагы генераль консулы У Инцинь белән очрашуы булды.

 

Әлеге чара 2019 елда Чжэцзян провинциясе Провинциянең Вэньлин шәһәре халык хөкүмәте вице мэры Чжу Минляньнең Сабага визитыннан соң төзелгән гуманитар һәм кадрлар өлкәләрендә һәм башка тармакларда элемтәләрне яклау һәм үстерү өлкәсендә төзелгән хезмәттәшлек килешүенең дәвамы булып тора. “Кытай делегациясенең Саба районында булуы яклар арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә этәргеч бирә. Ике арада очрашулар быел да дәвам итәргә тиеш иде. Кызганычка каршы, моңа коронавирус пандемиясе комачаулады. Без Татарстанда авыручылар аз булуына бик шатбыз. Пандемия яклар арасында элемтәләрне ныгытуны беразга тоткарласа да, халыкларның дуслык хисләренә киртә була алмый. Бездә дә, дуслык авыр чакта беленә, диләр. Шундый катлаулы вәзгыятьтә Кытай гуманитар ярдәм чараларын киңәйтә. Уханьда коронавирус инфекциясе учагы барлыкка килгәч, безгә Россия булышса, без дә үз чиратыбызда Россиягә ярдәм иттек. Пандемия узгач, һичшиксез, Саба белән Вэньлин арасындагы элемтәләр яңарачак, үзара хезмәттәшлек нәтиҗәләре кешеләр тормышында чагылыш табачак. Без шуңа ышанабыз”,– диде консул һәм дуслыкның авыр чакта беленүен искәртеп, эпидемия таралуына чик кую өчен Саба районына гуманитар ярдәм күрсәтелүе турында белдерде. Рәис Миңнеханов ярдәме өчен генераль консулга рәхмәт әйтте һәм очрашу истәлеге итеп У Инциньга Рәхмәт хаты, Саба район­ында эшләнгән сувенирлар җыелмасы тапшырды. Ул көнне Сабага ун мең медицина битлеге кайтты. Әйтергә кирәк, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов 2018 елда яңа технологияләрне куллану, социаль культура өлкәсендә заманча алдынгы методикалар белән тарихи белемнәрне күтәрү, үзара хезмәттәшлекне булдыру максатында Кытай Халык Республикасының Сычуань провинциясе Ляншань-ийск автоно­­мияле округы вице-губернаторы Сяо Чунь ике арада туганлык мөнәсәбәтләре урнаштыру омтылышы турында беркетмәне дә имзалаган иде. (фотолар saby-rt.ru сайтында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев