Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Рухы сынмаган герой ана

Үзенә тормыш биргән кешесен һәркем күңелендә гомергә саклап йөртә. Алар вафат булганнан соң да әти-әниебез турында онытырга тиеш түгелбез. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр, әниләргә карата кылына торган биш төрле изгелекне искә ала. Алар – әниләрнең урыны җәннәттә булсын дип, дога кылып тору, истигъфар кылу, әти-әниеңнең исән вакытларындагы берәр хыялы тормышка ашмаган булса, әгәр дә хәерле яхшы хыял икән, аны гамәлгә ашыру, әти-әниең белән дус булганнарны хөрмәт итү һәм кардәшләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булу. Болар үтәлсә, аларның рухлары тыныч булачак. Үземне шушы юлда дип уйлыйм. Бу язмам да әниемә дога булып ирешсен иде.

Минем әнием Маһитап 1914 елда Мамадыш районының Югары Сөн авылында яшәүче Файзехан бабам белән  Фәрбизә әбиемнең дүртенче балалары булып дөньяга килә. Яшьтән кул арасына керүчән була ул. Сеңлесе Маһирәне, өлкән абыйларының балаларын да карап үстерешә. Бәдәр җингәсенең ”Минем белән уракны тигез урсаң, матур галош алып бирермен”, – дип басуга алып йөргәнен хәтерли әниебез. Балачагы әнә шулай уза. Яшьлек чоры колхозлашу елларына туры килә. Эштә куллары талмас кыз ул вакытта коллектив хезмәтнең нинди генә төрләренә тартылмаган! Дус кызлары Мәрзия, Җиһан, Зәкия, Зифа белән иген урганнар, кап сукканнар. Урман кисү, җилкә белән капчык ташу, таш карьерында эшләү – берсе дә калмаган. 1921 еллардагы  ачлыкны да күргәннәр. Шуңа күрә икмәккә зур хөрмәт тәрбияләнгән безнең гаиләдә.

Ул елларда авылларга сәнәгатькә  яллаучылар, ягъни, халык теле белән әйтсәк, вербовщиклар еш килә. Балалар йортында  үскән Әүхәди белән  гаилә тормышы башлангач, язмыш җиле үзләрен илебезнең бер почмагыннан икенчесенә алып китә. Уралда тимер юл салалар, Донбасс шахтасында күмер чыгаралар, Сахалинга кадәр барып җитәләр. Сабага әнә шулай урау юллар аша  кайтып төпләнәләр. Әтиебез авыру булса да, тик тормый. Сугыш вакытында Баландышта тимерче булып эшли. Әниебез Шәмәрдәннән уфалла арбасы белән чәчүлек орлык ташый, окоп казуга да җибәрелә, “катлаулы” молотилка әйләндерә, кичләрен солдатларга посылка итеп  салыр  өчен оекбаш бәйли. Үзләренең тырышлыклары белән сугыш чорында да сыер асраудан туктамыйлар.

Авыл кешесенә 8 балалы гаиләне туйдыру җиңел булмый. Төп хезмәткә, йорт мәшәкатьләренә җитеш кенә. Әниемнең тик торган вакытын  хәтерләмим. Карл Маркс исемендәге колхозда яшелчә бакчасында бил бөгеп, фотосы Мактау тактасында торды, шуның өстенә амбарда төнге каравылчы булып та эшләде.

Без, балалары да, шулай тәрбияләндек. Хәзер үзебез дә өлкәннәр инде. Һәркайсыбыз тормышта үз урынын тапты. Мин – Саба райкомында, гимназиядә, Рузия апам хакимияттә, судта, Венера апам – редакциядә, көнкүреш комбинатында, Рамия апаем күп еллар саба сөт-май комбинатында, Нурзия апам кино челтәрендә эшләде.   Безнең гаиләнең район мәгарифендә, сәнгатендә дә   өлеше зур. Вокал, җыр номинацияләрендә, биюдә Бөтенсоюз фестивальләрендә лауреат исемнәре алдык. Кызганыч, бердәнбер  абые­быз  Илгизәрнең генә  гомере  кыска булды.

Димәк, әниемнең безне сабырлыкка, түземлеккә, гаделлеккә өйрәтүе бушка китмәгән дигән сүз. Тормыштагы гадел­сезлекләр, дорфалыклар белән очрашканда, шул турыда уйланып, үзеңә тормыш биргән  кешегә рәхмәтле булуыңны  күбрәк аңлыйсың.

 

 

Розалия Мөхәммәдиева

 ветеран  укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев