Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Хәтер-хатирә

Балачак. Миңа 4 яшь тулмаган әле. Абыем кайда – мин шунда. Аңа 6 яшь. Балык та тотышам, аның дуслары белән су да коенабыз, кызыл ярда кәҗә сакалы да ашыйм.

Какы да безнеке, тау битендәге  җиләк тә. Язның карлар бетәр-бетмәс матур  көне. Абый белән кызыл балчыкны  шар итеп әвәләп түгәрәк “гранаталар”  ясадык.  Шуны сыек тал чыбыгы очына киертәбез дә,  атып  җибәрәбез – кемнеке  ераккарак оча. Бездән   күреп, күршебездә  яшәүче Рафислар да шулай  эшли. Вәсимә исемле апасы, Рафис үзе һәм энесе Фәнис. Безнең  яктан – абый, мин һәм энем Каюм. Ул да, кеп-кечкенә  башы белән, граната  атыша.

«Ишек  алдыннан шарның кая барып төшкәне күренми. Әй­дәгез, баз өстенә»,– диде абый. Команданы  үтәдек: барыбыз да баз түбәсенә атланып  утырдык. Рафислар  да нәкъ безнеңчә эш­ләде. Хәзер бер-беребезне ачык күрәбез,   базлар ике  арадагы  кой­мадан бераз  ара  калдырып эшләнгән. “Тидерештән түгел, граната тисә,  ул  кеше ”шартлый”,– диде  абый. Баз түбәсенә иң  алда  мин  атланып утырган, теге  якта  – Рафис.  Ничектер минем граната дөрес  китмәде,  ахры. Рафис,  яман тавышлар  чыгарып, баз  өстеннән  шуып  төште дә,  өенә  сызды. “Ычкын! Граната  авызына  керде бит”,– диде  абый. “Хәзер шартлыймы?”– дидем дә, тизрәк  өйгә кереп  качу  ягын карадым. Әни кече якта нидер эшли  иде. Мин – ялт карават астына. Әнигә: ”Фатыйма апа  керсә, мине әйтмә”,– дидем дә,  тып-тын,  суларга да  куркып  ятам.  Бераздан соң ишек  ачылды.  Беләм бит инде – Рафисның әнисе Фатыйма апа! Баштан “беттем, беттем” дигән  уй  чагылып  үтте. Ул – укытучы  кеше, үзе шундый  матур, тик бик усал. Балалары  өйдә дә куркып торалар  аннан. “Нәрсә булды, Фатыйма апа? Кер, әйдә”,– диде әни.

–Шәмсия апа, Әминә  кирәк миңа.

Әминә мин булам инде. “Нәрсәгә  соң  ул?– диде әни.

–Шәмсия апакаем! Рафисыбыз­ның теле  ачылды бит. Ираулап  өйгә килеп  керде дә,  авызын   күрсәтә. Кызыл балчыгын  чак кармалап  алдык. “Кем?”– дибез.

–А-ә-ә-ә-ә-минә! – ди. Шәмсия апакаем,  биш яше тулып  килгәндә беренче  әйткән  сүзе бу. Бер дә сөйләшкәне юк  иде. Куанычтан мин дә карават астыннан атылып  чыктым. Фатыйма апа мине  кочаклап  алды. “Җаныкаем!” дия-дия башымнан   сөйде.  Миңа  шундый  матур  яулык  алып  кергән. Бәләкәй  кызга таман гына.  Акка кара  бөрчек төшкән, кырыйлары чәчәкле.  Тузганчы  яптым шул  яулыкны, бик  кадерле булды  ул миңа.  Ә Рафис шул  көннән  соң тетте генә  сөйләшеп.

 Әминә Усманова.

Иләбәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев