Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Кызын 20 ел бикләп тоткан

Бер хатын кызын 20 ел бикләп тоткан. Кызын 39 яшькә җиткәч кенә тоткыннан чыгарганнар.

Бразилиядә бер хатын кызын 20 ел бикләп тоткан. Кызын 39 яшькә җиткәч кенә тоткыннан чыгарганнар.

Аны әнисе өй подвалында асраган. Хатын ачлыктан һәм сусаудан интеккән, куллары һәм аяклары бәйләнгән булган, аны табып чыгарган вакытта әнисе өйдә исерек яткан.

Әнисе белән бергә яшәп, бу хәлне белгән ирне дә полиция кулга алган.  Күршеләре дә баласын бикләп тотканын белгәннәр, әмма кеше тормышына кысылмаганнар. Полиция тикшерә башлагач, акланганнар, янәсе, ул яшь чагында ике баласын югалткан, һәм шул рәвешле кызын бәла-казалардан саклап яшәгән.

Балалар кайгысыннан соң бу хатынның психик тайпылышлары башланган, дигәннәр. Аллаһ сакласын инде.

 

Чыганак: Өмет. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев