Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ИЛӘБӘР АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ГӨЛФИЯ ЗАҺИР КЫЗЫ ЗАРИПОВАГА 15 ГЫЙНВАРДА 90 ЯШЬ ТУЛА

15 января 2021, 08:50

1818

0

0

ИЛӘБӘР АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ГӨЛФИЯ ЗАҺИР КЫЗЫ ЗАРИПОВАГА 15 ГЫЙНВАРДА 90 ЯШЬ ТУЛА

Көн дә таңнан торып, намазлыгыңа басып, кулыңа дисбе тотып, бүгенге рәхәт тормышыңа рәхмәт әйтеп, балаларыңа хәерле озын гомерләр теләп дога кылучы газиз әниебез, ак әбиебез! Сине ихлас күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз.

Кадерлебез,тормышның бар ачысын-төчесен, табыш-югалтуларын күреп, сабырлыгың, акыллы фикерләвең , эш сөючәнлегең, һәрдаим хәрәкәттә булуың белән безне сөендерәсең. Бүгенге олы бәйрәмеңне дә үз акылыңда, дөньяның бар матурлыгын үз күзләрең белән күреп, үз аякларың белән йөреп каршылавың - үзе зур шатлык. Алдагы көннәрдә дә сиңа илаһи дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, балаларың, онык-оныкчыкларың белән бергә, сәламәтлектә бәрәкәтле, кадерле гомер кичерергә насыйп итсен Ходай.

Утлар, сулар кичтең-батмадың.
Авыр еллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә, буранга,
Чын мәгънәсендә кеше булганга!

Чәчләреңә чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча
Син дөньяда безгә бер генә!

Иң изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, онык-оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев