Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • ОЛЫЯЗ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ СУФИЯ ГАЛЛӘМ КЫЗЫ ӘХМӘТОВАГА 70 ЯШЬ

    Автор, 17 гыйнвар 2020 - 10:23
    153
    0
    0

    Безнең иң яраткан, кадерле кешебез-әниебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең- юбилеең белән котлыйбыз.Көннәрең шатлык, сәламәтлек белән белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы – хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә тигезлектә, матур итеп яшәргә язсын сиңа. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Озак яшә, әнкәй, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмичә, куанычлы хәбәрләрен генә ишетеп, матур мул тормышта. Озын -озак гомер кичерергә язсын сиңа. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!

    «Әни!»- диеп дәшү шундый рәхәт,

    Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.

    Әни булдың, әни булып калдың-

    Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

    Кеше гомере артык озын түгел,

    Булсаң иде озын гомерле.

    Авыртмыйча, тазалыкта яшәгез,

    Ходай биргән шушы гомерне.

    Иң изге теләкләр белән: әтиебез Гыйлфан, улларың Айнур, Илнур, Райнур, киленнәрең Ләйлә, Рүзилә, Гөлфия, оныкларың Йосыф, Галия, Гомәр, Мәрьям, Камилә, Рамазан, Рәхим.

    Фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: