Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Саба районы Килдебәк авылында гомер итүче Рәфига Шәмсетдин кызы Касыймованың 16 сентябрьдә туган көне-80 яшь

16 сентября 2021, 08:00

3581

0

0

Саба районы Килдебәк авылында гомер итүче Рәфига Шәмсетдин кызы Касыймованың 16 сентябрьдә туган көне-80 яшь

Кадерле әниебез,әбиебез! Без сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз!Көннәрең шатлык белән үтсен,бәрәкәтле озын гомер телибез!Киләчәктә дә сәламәтлектә,мул тормышта яшәргә насыйп булсын!

Үзебез әти-әни,әби-бабай булсак та,синең төпле киңәшләрең,җылы сүзең безгә һәрвакыт кирәк.Син төп йортның олы терәге,зур гаиләне туганнарны берләштерүнең үзәге булып торасың, һәркемгә күңел җылыңны өләшәсең,һәрвакыт тормыштан,хезмәттән тәм табып, безнең өчен тырышып яшисең.Гел шулай таянычыбыз булып,авырмый,кайгы-хәсрәт күрми,озын гомер кичерүеңне,кадер-хөрмәтебезне тоеп яшәвеңне телибез! Балаларыңа,кияү-киленеңә,оныкларыңа,оныкчыкларыңа “Яраткан әби”, “Кадерле әни”,-дип озак еллар дәшәргә насыйп булсын иде.

Иң изге теләкләр белән балаларың,киленең,киявең,оныкларың,оныкчыкларың

Фото: pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X