Саба таңнары
  • Тат Лат
  • САБАДА ЯШӘҮЧЕ ИЛМИРА АФЗАЛЕТДИН КЫЗЫ МӘРДАНОВАГА-50 ЯШЬ

    Автор, 11 сентябрь 2020 - 10:21
    498
    0
    1

    Сине матур юбилеең белән котлап якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

    Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

    Көннәреңне шатлык бизәсен.

    Сәламәтлек -үзе бәхет бит ул,

    Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

    Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

    Ягымлы, шат булсын күңелең.

    Озын гомер, бәхет-шатлык белән

    Бер кайгысыз үтсен гомерең.

    Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

    Көннәреңне шатлык бизәсен.

    Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

    Шушы бәхет читләп үтмәсен.

    Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән апаең Фирая.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: