Ак фасоль белән дөге ашы
Аш-су

Ак фасоль белән дөге ашы

Рецепт.

Кирәк була:
ит шулпасы 4-5 л
дөге 130 грамм
бәрәңге 1 шт
суган 1 шт
татлы борыч
консервланган ак фасоль
Кайнап торган шулпага вак итеп суган һәм татлы борыч салабыз. Татлы борыч зур булса, яртысы да җитә. 2-3 минут кайнатканнан соң дөгене , вак итеп туралган бәрәңге, 1 лавр яфрагы салабыз. Пешеп чыгарга 2-3 минут калгач лавр яфрагын алабыз, фасоль салып пешереп бетерәбез.

Гади генә әзерләнә торган туклыклы тәмле аш???

Фото: инстаграм

Айгөл Муллагалиева


Нет комментариев