Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

БИСКВИТ(РЕЦЕПТ)

Концертлар алып баручы Зәмирә Рәҗәповадан бисквит рецептын тәкъдим итәбез.


Бисквит өчен: 5 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 1 пакет көпшәкләндергеч.

Эш тәртибе: йомырканың агы белән сарысын аерырга, агын миксер белән күпертергә, 0,5 стакан шикәр комы салырга, яхшылап болгатканнан соң, янә 0,5 стакан шикәр комы, йомырка сарысын салып миксер белән яхшылап болгатырга. Онга көпшәкләндергеч кушарга, 3 тапкыр иләргә, катнашмага кушып астан өскә таба кашык белән болгатырга.

Мичне алдан 150-180 градуска кадәр кыздырырга һәм биквитны 30-40 минутка мичкә "озатырга". Шушы вакыт эчендә мич ишеген ачарга ярамый, юкса, камыр төшәчәк.

Әзер коржларны өчкә бүләргә һәм үзегез яраткан кремны ягарга.
http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев