Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Гөмбәле боламык-аш.

Арагызда минем кебек боламык-ашлар җанатарлары бардыр. Ә инде гөмбәле ашка...ммм...җаным фида!?

Кирәк: ?гөмбә (ягъни мәсьәлән шампиньон) - 300 гр;
? бәрәңге - 5-6 шт. уртача;
1 баш суган;
сливки - 200 мл.

Әзерләү тәртибе: ?Бәрәңгене чистартып, тозлы суга пешерергә куябыз. Суыгыз күп тә, әз дә булмасын. Ул арада табада ак май эретеп, суганны кыздырып алабыз, аңа уртача туралган гөмбәләрне өстибез, болгатабыз, көтәбез. Бәрәңге пешеп чыккач, аның янына табадагы яшелчәләрне озатабыз. 5 минут чамасы бергәләп кайнасыннар шунда. Тозын да тикшерергә онытмыйбыз. Шуннан... Ашның шулпасын башка савытка агызабыз. Блендер ярдәмендә яшелчәләрне изәбез, боламык ясыйбыз. Хәзер инде шулпаны боламыкка өстәп, яңадан кирәкле халәткә кайтарабыз. Бу урында шулпагыз артып та калырга мөмкин, ашның куелыгын чамалыйбыз. Иң азактан сливки өстибез һәм ашның кайнап чыкканын көтәбез, шулчак әзер булачак һәм сез бу ашның шуның кадәр гади, әмма тәмле булуына мең кәррә шөкер кылачаксыз ?

Эльза Мотыйгуллина рецепты

Фото: инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев