Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

ҖИЛӘК ҖИМЕШ САЛАТЛАРЫ/РЕЦЕПТЛАР

Көннәр салкынайта, йөткерүче-төчкерүчеләр арта. Витаминнар җитми. Ә бит алар салкыннарга бирешмәс өчен бик кирәк. Әйдәгез, витамин запасларын тулыландырыйк. Бергәләп җиләк-җимеш салатлары ясап ашыйк. Тәмле дә, файдалы да! Рецептларын хәзер язабыз.

Солылы җиләк-җимеш салаты

Кирәк булачак:

– солы – 4 аш кашыгы;

– банан;

– 2 мандарин;

– бал- 2 аш кашыгы;

– сөт – 4 аш кашыгы;

– чикләвекләр.

Рецепт:

1.Солыны тирән савытка салабыз, өстенә кайнар су агызабыз, шул килеш 15 минутка калдырабыз. Аннан суын түгәбез.

2. Мандариннарның кабыгын әрчибез. Кисәкләргә бүлгәләп чыгабыз.

3. Җиләк-җимешләрне салат савытына солы белән бергә салабыз.

4. Салатка бал, сөт салып болгатабыз. Өстенә вакланган чикләвек сибәбез.

Тәмле булсын!

Десерт: җиләк-җимеш салаты

Кирәк булачак:

– 6 мандарин;

– 4 киви;

– 1 банка (600 г) ананас;

– 2 лайм;

– 2 аш кашыгы бал.

Рецепт:

1. Мандариннарны чистартабыз һәм бүлгәләп чыгабыз.

2. Кивиның кабыгын әрчибез. Зуррак кисәкләргә турыйбыз.

3. Лаймнарның согын яхшылап сыгабыз.

4. Җиләк-җимешләрне тирән савытка салабыз, изелмәслек итеп акрынлап кына болгатабыз.

5. Лайм согы белән балны кушып болгатабыз.

6. Салат өстенә шушы катнашманы агызабыз һәм болгатабыз. Суыткычка тыгып суытабыз һәм аннан ашыйбыз.

Тәмле булсын!

“Тәмле” салаты

Кирәк булачак:

– 2 алма;

– 2 банан;

– 2 киви;

– Бер тәлгәш йөзем (виноград);

– 2 груша;

– 1 йогурт.

Рецепт:

1. Бананнарны чистартабыз һәм турыйбыз.

2. Алма, грушаларны да чистартып турыйбыз.

3. Аларның өстенә икегә бүленгән виноградларны салабыз.

4. Хәзер өстенә йогурт агызабыз. Агызганчы аны яхшылап болгатыгыз.

5. Хәзер измичә генә акрынлап болгатабыз.

6. Әлеге салатны теләгәнчә бизәргә дә мөмкин.

Тәмле булсын!

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев