Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Искитмәле тавык рулеты

Кайчакта нидер ашыйсы килә, күңел эзләнә. Шундый вакытта, суыткычта булган әйбердән, тиз генә, берәр искитмәле тәмле ризык әмәлләп ашарга була. Без ясаячак тавык рулеты шундый очраклар өчен бик шәп туры килә.

Нәрсә кирәк булачак? 

Каты сыр — 200 гр. 

Йомырка — 3 данә

Тавык ите — 100 гр. 

Суган — 1 (кечкенә булса 2) баш 

Каймак — 3 аш кашыгы 

Тоз һәм борыч 

Ничек пешерергә? 

Барлык ингредиентларны әзерлибез: тавык итен һәм ярты суганны мясорубка аша үткәрәбез яки бик вак итеп турыйбыз. Сырны олы кыргычтан кырабыз. 

Сырга күкәй белән каймакны кушып массаны әйбәтләп болгатабыз. Ул бик сыек та, артык куе да булмасын. 

Зур табага фольга җәябез. Сыр массасын агызабыз һәм тигезләп чыгабыз. Духовкага 180 градуска 15 минутка пешерергә куеп алабыз. Процессны карап, контрольдә тотсагыз яхшырак, барлык духовкалар да төрлечә пешерә. Сыр массасы тигез пешсен, моның өчен табаны берничә мәртәбә борып карарга була. 

Суганны вак итеп турап, алтынсу төскә кергәнче кыздырып алыгыз һәм тавык фаршына кушып җибәрәбез. Тоз һәм борыч өстибез. 

Сыр массасын, пешкәннән соң, духовкадан чыгарып бераз суытабыз һәм фольгадан алабыз. Өстенә тавык фаршы ягабыз һәм рулет итеп төрәбез. 


Рулетны берничә кат фольгага төреп духовкада якынча 30 минут пешерәсе. (180ºC) Пешәр алдыннан фольганы ачып куйсагыз, рулетның өсте матур итеп кызар. Рулет әзер! Аны кайнар килеш тә суык килеш тә ашарга була! 
Табыныгыз мул, ашыгыз тәмле булсын!

Фото: idel-tat.ru

Чыганак: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев