Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Кәбестә тозлауның 5 төрле ЫСУЛЫ

Рецептлар белән танышып чыгыгыз!

Зөлфия Кәримуллинадан тәмле кәбестә

Кирәк була: бер зур баш кәбестә, 0,5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 0,3 стакан 9 процентлы аш серкәсе, эре угычтан уылган бер кишер, 3-4 тырнак сарымсак, озынчалап туралган болгар борычы.
Барысын бергә бер табакта болгатып, ике сәгать тотарга кирәк. Аннан банкага тутырып, суыткычка куясы.

Зәйтүнә Әхмәтовадан «мәшәкатьсез» салат рецепты
З л банкага тыгызлап кәбестә, кишер, укроп орлыгы тутырам. 2 аш кашыгы тоз салам, 1әр л су агызам, кәбестә басыла төшкәч, тагын өстим. 2 көн шулай тик тора, баскалап, һавасын чыгарып торам. 2 аш кашыгы шикәр комы салам, тагын ике көн «утыра». Кәбестә әзер!

Ләйсән Хантимеровадан кәбестә салаты
3 кг кәбестә, 1 кг болгар борычы, 3-4 кишер, 2 аш кашыгы укроп орлыгы, 4 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан сыек май (яртысы – чистартылган, яртысы – чистартылмаган), 0,5 стакан алма серкәсе, 1 л су. Кәбестә, болгар борычы, кишерны ваклап турарга, барысын бергә болгатырга, рассол әзерләп, кәбестәләрне банкаларга тутырырга.

Аш-су остасы Гөлүсә Рәхмәтуллинадан кәбестә тозлау ысулы
3 литрлы банкага: 3-4 тырнак сарымсак, 6-7 түгәрәк кара борыч, 2-3 канәфер, 3 уртача зурлыктагы кишер, 1-2 дәфнә яфрагы, зур-зур кисәкләргә кискәләп кәбестә тутырырга. Аннан өстенә кайнар су коярга. Шуны 10 минут тотарга. Суны түгәргә. Ул арада рассол әзерләп куярга. Анысы болайрак ясала: 1,5 литр су,
2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе.Аш серкәсе салмыйча гына рассолны кайнатып чыгарырга, кайнап чыккач аш серкәсе салырга. Бер тапкыр болгатып алгач, банкага коярга. Берничә көн дигәндә тозланган кәбестә әзер була!

Блогер Әлфия Галиәхмәтовадан кәбестә тозлау рецепты
1 зур кишерне – угычтан, туралган кәбестәне җиңелчә генә кул белән уабыз. Банкага тыгызлап тутырабыз, өстенә 0,5 стакан аш серкәсе салабыз. Маринад өчен: 2 л су, 2 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан шикәр комы. Кайнап торган маринадны банкага салабыз. Өстен тәлинкә белән каплап, 1 көн тотабыз, икенче көнне суыткычка куябыз.

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X