Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

ХӨРМӘЛЕ СЫРНИКЛАР

ХӨРМӘЛЕ СЫРНИКЛАР рецепты

Кирәк:
(7 өлешкә):

* ярмалы эремчек – 300 г;
* хөрмә («Королек») – 1 данә;
* кукуруза оны – 1 аш кашыгы;
* шикәр комы – 2 аш кашыгы;
* тоз – бер чеметем;
* йомырка – 1 данә;
* ванилин – пәке очында;
* сохари валчыгы;
* атланмай.
 

Эш барышы:

1. Савытка эремчек салып (майлылыгы 5 %ка кадәр, әмма иң мөһиме сулы булырга тиеш), йомырка сытабыз, тоз, шикәр комы, ванилин сибәбез. Туралган хөрмә салып яхшылап болгатабыз.


2. Җиде сырник әвәлибез.

3. Сохари валчыгында әвәлибез.


4. Кызган табага атланмай салып, сырникларны тезәбез. Капкачын каплап, ырникларны ике ягыннан да кызартабыз.


Кыздырган вакытта сырниклар ярылырга мөмкин. Бу куркыныч түгел, йомырка һәм сохари валчыгы аларга таралып китәргә ирек бирмәс.

Кайнар сырникларны каймак яки җиләк джемы белән табынга чыгарабыз.


Рецепт һәм фото: Марина Дмитриева

http://www.syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев