Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Кузгалаклы аш рецепты

Кузгалакны (щавель) чистартабыз да яфракларын салкын суда чайкыйбыз, аннары кайнар су белән пешекләп алып вак итеп турыйбыз яисә иттарткычтан чыгарабыз.

Шулпага кишер һәм бәрәңге турап салабыз. Бәрәңгесе пешкәч, майда кыздырылган суган һәм туралган кузгалакны салып, ашны кайнатып чыгарабыз.

Табынга кайнар килеш, өстенә вак кына итеп яшел суган турап, каймак салып бирәбез. Һәр кешегә берәр йомырка турап салсаң, аш тагын да тәмлерәк була.

1 өлеш шулпага: 250 г сөяк, 150 г кузгалак, 100 г бәрәңге, 20 г кишер, 20 г башлы суган, 30 г каймак, 10 г май, 1 йомырка, тәменчә тоз-борыч.

Фото:http://kulinarika.ru
https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X