Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Томат пастасында пешкән кәтлитләр

Рецепт.

Ингредиентлар:

400 грамм сыер ите, әзрәк майлырак булса тагы да тәмле була
2 телем ипи
1 баш суган
1 уртача бәрәңге
1 йомырка
2 аш кашыгы томат пастасы
1,5 стакан су

Итне бәрәңге, ипи, суганның яртысы белән ике тапкыр иттарткычтан чыгарабыз. Ике тапкыр чыгаргач кәтлитләр тагы да йомшак, тәмле булалар?☝️Суганның икенче яртысын шакмаклап турыйбыз. Фаршка йомырка салабыз, тәменчә тоз-борыч сибәбез һәм яхшылап болгатабыз. Кәтлитләр ясап, майлы табада ике ягын да кыздырабыз. Кыздыргач, газны киметәбез, тураган суган салабыз. Суга томат пастасын салып яхшылап болгатабыз, кәтлитләр өстенә салабыз. Капкач каплап, 40 минут сүрәнрәк утта пешерәбез.

P.S. Пешергәндә карабрак торыгыз, шулпасы бетеп көеп китмәсеннәр, шулпасы бетсә кайнаган су өстәгез әзрәк.

Фото: инстаграм

Айгөл Муллагалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X