Гөлгенә ШИҺАПОВА автор яңалыклары
-
“Бер-беребезне кочып елыйбыз”
Кукмарада яшәүче 9 яшьлек Инсаф Кәримуллин, хәле ничек кенә авыр булмасын, яшисенә ышана. Гел “бишле” билгеләренә генә укыган баланың кинәт башы авырта башлый. Әтисенең дә баш авыртуы булгач, баланың авыртуы узар дип өметләнәләр. Ә менә 2018 елның ноябрь ае алар тормышының астын өскә китерә.
-
"Улым киткәч, догалар кирәк булды" (гыйбрәт)
Тормыштагы күңелле вакыйгаларга сөенәбез. Ә менә авырлыклар килсә, кемдер сыгылып төшә, туры юлдан яза. Әмма хәсрәтне дә күтәрә белергә кирәктер. Сабада яшәүче Гүзәлия апа Ганиева да дүрт кыз янәшәсендә үскән бердәнбер улын югалта. “Аяз көнне яшен суккандай булды. Тип-тигез юлда, матур көндә улым фаҗигагә юлыкты”, – дип сөйли ул.
-
“Очрашканда Азатның – йөргән кызы, минем егетем бар иде. Безне Рифат абый кавыштырды”
Ваһапов исемендәге фестиваль йолдызлары – Рәнис Габбасов, Айсылу Габдинова, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина моңлы тавышлары белән тамашачыны гашыйк итәргә өлгерде. Былтыр ноябрь аенда узган концертларында алма төшәр урын да юк иде. Шуңа да “Ваһапов фестивале йолдызлары” фонды февраль аенда өстәмә концерт куярга уйлаган. Монысында да буш урыннар күренмәде. Әмма соңгысына эләккән тамашачылар бу көнне ике гаилә барлыкка килүнең шаһитлары булды.
-
“Апа ничек түзә икән?”
“Тик сабыйлар гына кайтмас. Менә монысы – гомерлек яра инде”. Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында гомер кичерүче Миңнемуллиннар башына килгән бәла турында якыннары әнә шулай ди. 22 февраль көнне көпә-көндез булган янгында өч һәм алты яшьлек ике сабыйның гомере өзелде.
-
Уебызда сабыйлар гына...
Узган атнаның җомгасында Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында ут чыгып, Миңнемуллиннар гаиләсенең йорты-җире, маллары янып бетте. Мондый очраклар булгаласа да, янгында 3 һәм 6 яшьлек малайларның һәлак булуы бөтен республиканы шаулатты.
-
Алмаз Мирзаянов ник ялгыз булуын аңлата: “Әнигә кыз күрсәтәм дип кайтабыз да…”
Бу көннәрдә балачакка кайтып килдем әле. Күз алдыма сабый вакытларым, рәхәтләнеп уйнауларым, әти-әниле бәхетле чагым килде. “Ватаным Татарстан” газетасы оештырган күп кенә хәйрия чараларын алып баручы Алмаз Мирзаянов Казанда балачак бәйрәме ясады. Концерт дип әйтер идем, үзе әйтмешли, афишада мондый сүз юк. Хәер, Алмаз үзенең ниләр майтарып йөргәнен яшереп тормады.
-
"Без – вай-файсыз балачаклы, бәхетле буын"
вакытларым, рәхәтләнеп уйнауларым, әти-әниле бәхетле чагым килде. “Ватаным Татарстан” газетасы оештырган күп кенә хәйрия чараларын алып баручы Алмаз Мирзаянов Казанда балачак бәйрәме ясады. Концерт дип әйтер идем, үзе әйтмешли, афишада мондый сүз юк. Хәер, Алмаз үзенең ниләр майтарып йөргәнен яшереп тормады.
-
Акчадамыни хикмәт...
Соңгы вакытта маршрут автобусларына утырасы килми. Моның сәбәбе бар: гыйнвар башында минем белән күңелсез хәл булды. Исәбем – иртән эшкә барганчы, табибка күренү иде. Иң беренче булып язылып та куйдым. Без яшәгән тукталыштан миңа кирәкле клиникага барыр өчен ике автобуска утырасы. Шуны исәпкә алып, кесәмә 50 сум акча салдым.
-
“Мин исән, шуңа сөенәм”
Мәскәүдәге үзәк каналларның берсенә барып кайткач, Казанда яшәүче Айгөл Фазылова хакында сораучылар, кызыксынучылар күбәйде. Хәтта, редакциягә шалтыратып, ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекләрен әйтүчеләр, хәлен сораучылар, баласын тәрбиягә алырга теләүчеләр бар. Айгөлгә хәзер түрәләрнең дә, табибларның да карашы үзгәргән.
-
Концертларга йөрергә акчасы җитмәгәч, болай итә…
Безнең халык җыр тыңларга бигрәк ярата. Моның шулай икәненә концертларга барган саен инанып кайтам. Шимбә көнне булган “Татарча солянка”да җырчыларны тыңлау белән беррәттән тамашачыны да күзәтеп утырдым.
-
“Туңдырманы бөтенләй күргәне юк икән. Аның каравы, шешәләрне таный” (гыйбрәт)
Үз әти-әниләреннән рәхәт күрмәгән сабыйлар, аларны алып үстерүче кешеләргә вакыт-вакыт, сез үзгәрдегезме, башка безгә сукмыйсызмы, дип сорап куя икән. Бу сорауны 4 яшендә гаиләне ашатыр өчен ризык эзләп йөргән Руслан еш кабатлый, ди. Газиз әниләреннән күрмәгән назны аларга хәзер Лилия белән Ленар Гарәфиевлар бирә.
-
“Миңа тик утыру килешми” (гыйбрәт)
Моннан дүрт ел элек булган вакыйга Сарман районында гомер итүче Илнур Ханнановны башкача яшәргә өйрәтә. Мотоциклда барганда авариягә очраган егет аяксыз кала. Әмма кызу канлы егетнең тик утырасы килми. Ул хәзер дә хәрәкәттә, үзенең көчле рухлы икәнен исбатларга тырыша.
-
Кешегә үпкәләп торсаң...
Физик мөмкинлеге чикләнгән хатын-кызлар арасында узган “Татарстанның энҗе бөртеге” дип аталган бәйгедә Саба районының Иштуган авылында туып үскән 29 яшьлек Регина Иванова беренче урынга лаек булды. “Кызлар арасында иң өлкәне идем. Шуңа күрә җиңәрмен дип көтмәдем дә”, – ди ул үзе.
-
Дуслар авыр чакта беленә
Газетаның алдагы саннарында җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларның әниләренә зур суммада ярдәм кирәклеге хакында язып чыккан идек. Мәрхәмәтле кешеләрдән 1 миллионнан артык акча җыелып, Азат 3 миллион сум акчаны әҗәткә алып торып, әниләрен Төркиягә озаттылар. Тик бу сумма әлегә тикшеренү узар өчен генә. Зөлфирә апага арка миен күчереп утырту өчен тагын 7 миллионнан артык акча кирәк.
-
Кире урманга илтеп булмый бит
Бәйрәмгә күп калмады. Тормыш мәшәкате күпме генә булмасын, Яңа ел исе килә инде. Бу атнада Казанда чыршы базарлары эшли башлады. Алар 15 урында булачак. Дөрес, шәһәр мэры Илсур Метшин бәйрәмгә кискән агач бизәү яклы түгел икән. Кала җитәкчесе ясалма чыршыга өстенлек бирә. “ВТ” хәбәрчесе Казанда бәйрәм бизәге эзләде.