Гөлгенә ШИҺАПОВА автор яңалыклары
-
Өйдә мич булса, кайтыр идем (гыйбрәт)
Казан метросының Җиңү Проспекты станциясендә белмәгән кеше юк Фәрит абыйны. Көн саен бирегә килеп, җәяүлеләр кичүе янында утыра ул. Кешедән әйбер сорамый. Аны кызганып, ризык бирүчеләр дә, кием алып килүчеләр дә бар. Тормышыннан зарланмаса да, мич җылысы турында хыяллана үзе.
-
Көтеп ятып эш чыкмый
Еш кына сау-сәламәт кешеләрнең тормыш авырлыгына зарланганын ишетәбез. Аяк-куллары йөреп торса да, күзләре күреп, колагы ишетсә дә, адәм баласына барыбер нидер җитми. Ә менә физик мөмкинлеге чикләнгән Марат белән Алинә яшәү ямен тапканнар.
-
Инвалид арбасына утырган 19 яшьлек Әнисә могҗиза белән үз аякларына кире баса
Балтач районының Арбаш авылында яшәүче Әнисә Фазылҗанованы язмыш инде әллә ничә кат сынарга өлгерә. 19 яшен тутырган кызга катлаулы операцияләр аша узарга да, инвалид арбасына да утырырга туры килә.
-
Чын кыш әле килмәгән
Бу атнада кар күреп, шатланучылар күп булды. Әмма кар дигәнең генә эри дә юкка чыга. Күрше Башкортстанда салкыннар башланган да инде. Кары да шактый яуган. Тик бездә әле чын кыш килергә тагын 15 көнләп вакыт бар икән. Моны Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев әйтә.
-
“Җырым белән игелек кылам”
Җырчы Нурзадә Казан халкы хозурына ел саен концерт куюны күркәм бер гадәткә кертте. Алар концертның сценарийларын әнисе Рәмзия апа белән бергәләп төзи торган булалар. Әмма моннан ике ел элек концерт куярга әзерләнеп йөргән чакта җырчының әнисе күзләрен мәңгелеккә йома. Әтисе һәм әнисе, энесеннән башка якын кешесе булмаган Нурзадә моны бик авыр кичерә. Ул елны концертын үткәрә алса да, былтыр сәхнәгә чыгарга көч тапмый.
-
Кызым яныма килен булып кайтты
“Бу дөньяда нинди генә язмышлы кешеләр юк икән! Газета битләрендәге гыйбрәтләрне укыйм да, күңелемдәге хатирәләр кат-кат яңара. Моңарчы бер генә көн дә рәхәт күрмичә яшәгән кеше мин. Артка борылып карасаң, күпме еллар узган, гомер көзенә атлыйм. Әмма бүгенге тормышым яшәргә көч бирә. Ниһаять, күңелемә тынгы таптым, – дип шалтыратты безгә Гүзәлия ханым. – Районымны күрсәтмәвегезне сорыйм“. Ә аннары үз язмышын сөйләп китте.
-
Элек кызыкмыйлар иде. Инвалидлык кемгә кирәк?
Быел Россиянең медицина-социаль экспертиза бюросы оешканга 100 ел тула. 1918 елның 31 октябрендә “Эшчеләрнең социаль тәэмин ителеше турында”гы йөкләмә кабул ителә.
-
Кеше китә – җыры кала: татар артистлары яшьлекне сагына
“Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә алма төшәр урын да юклыгы халыкның, чынлап та, үткәнен сагынуын, моңлы җырларны яратуын, тансык җырчыларыбызны күрәсе килүен ассызыклый кебек иде.Залга күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр җыелган. Әле баскычтан менгәндә үк, Зөлфирә әби белән сөйләшеп киттек. Бирегә кызы белән килгән.
-
“Файда эзләсәң, монда килмисең”
Кул кушырып утырасы килми. Авыл кешесе бүген шулай дип яши. Файдалы-файдасыз дип саный башласаң, бакча утырту да, мал-туар яки кош-корт тоту да кыйммәткә чыга. Аларыннан да баш тартсаң, авылда яшәүнең мәгънәсе бөтенләй югала бит! “ВТ” хәбәрчесе Казанда узган ярминкәдә сатучыларга булышып, аларның акчасын санап кайтты.
-
“Без көткән көнне кайтып җитте. Әмма исән түгел иде”
Казанда яшәүче Рәмзия ханым кызы үлеменнән соң акылдан шашар дәрәҗәгә җитә. Гөлназның фаҗигале төстә һәлак булуы аның тормышын икегә аера. “Моңарчы мин бер генә матурлыкны күрмичә, байлыкның кадерен белмичә яшәгәнмен икән, – ди ул. – Кызым үләр алдыннан күңелем әллә кая ашкынды. Өч көн рәттән начар йокладым. Нигәдер күз алдыма үземнең үлемем килеп торды. Җаныма тынгы тапмадым”.
-
Җылы киләме? Татарстанга кышка әзерләнәләр
Урамда бераз салкынайтуга халык әнә шул сорауны кабатлый. Эсседә – салкын, көзен җылы көтәбез. Ул яктан шәхси җылылык казаннары булган кешеләргә рәхәт ичмасам. Телисең икән – җәй уртасында җылыны куш, теләмәсәң – бөтенләй сүндереп куй. Ә менә үзәктән җылытыла торган йортта яшәүчеләргә көтмичә булмый.
-
“Ирем тагын өйләнә, аны бүлешимме?”
Электрон почтага хат килеп төште. Киңәш сорап еш язалар. Канундагы үзгәрешләр турында белешләр, түрәләр ишеген ачуда, тормыш мәшәкатьләрен хәл итүдә ярдәм сорыйлар. Хәтта ир белән хатын арасын җайлап җибәрүне өмет итүчеләр дә бар. Анысын ук булдыра алмыйбыз, әмма бу хат игътибарны җәлеп итте.
-
Без ачтан үлмибезме?
Казанда яшәүче Альвера Фәләхова берьялгызы өч бала үстерә. Шушы көннәрдә 55 яшен тутырган бу ханым үз балаларын аякка бастырган инде. Хәзер ул 35 яшьлек кызының сабыйларын тәрбияли.
-
Өй каршымда – балтырган
Татарстанда 560 мең гектар җирне тикшереп чыккач, 62 урында фитосанитар зона табыган. Әлеге урыннарда зыянлы үләннәр үсә дигән сүз бу. Мондый мәгълүматны Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов җиткерде. Әмма алар тикшерә тора, үлән исә үсә тора икән.
-
Урамда калсам, нишләрмен? (хат эзеннән)
Галия апа Камалованы газета укучыларыбыз хәтерли булыр. Биектау районындагы Чыпчык авылында гомер итә ул. Без аның белән ике ел элек очрашкан идек. Казанда авыл хезмәтчәннәре бәйрәмендә чыгыш ясагач, Татарстан Президентының да, Дәүләт Киңәшчесенең дә, башкаларның да игътибарын җәлеп итә ул. Галия апаны эзләп табып, катлаулы язмышы турында укучыларыбызга бәян иттек. Бу юлы ул үзе ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.