Гөлгенә ШИҺАПОВА автор яңалыклары
-
Гөлнара Габидуллина тамашачысына нинди бүләк ясаячагын һәм ни өчен утыздан соң гына кияүгә чыгуын сөйли
атар эстрадасы артисты Гөлнара Габидуллина яраткан тамашачысына бүләк ясарга җыена. Үзенең 20 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, Татар дәүләт филармониясендә 3 октябрьдә концерт куя. Әлегә җырчының шушы чарага әзерләнеп йөргән чагы. Гөлнара “Ватаным Татарстан” газетасы оештырган бер генә хәйрия чарасын да калдырмый. Җырчы булуы өстенә, Казан уртасында үз йорты белән яшәп ятучы уңган хуҗабикә, тырыш хатын, кадерле әни дә.
-
Бер сыерга – дүрт бозау!
Чүпрәле районының “Чынлы” хуҗалыгындагы “Каенкай” кушаматлы сыер бөтен республикага танылды. Моңарчы сыерларның икешәр, өчәрне бозаулаганын ишеткән бар иде. Ә менә “Каенкай” рекорд куйды. Ул – өч үгез һәм бер тана китерде.
-
Су яшенне тарта
Оренбург өлкәсендәге Тозлы күл татарстанлыларның яратып ял итә торган урынына әйләнде. Кемнәрдер автобуска төялеп, кайберәүләр гаиләләре белән үз машинасында юлга кузгала. Әмма 19 июль көнне булган фаҗига кайберәүләрне бераз сагайтты. Ватсапка язма да килде.
-
Йортын берүзе җиткергән тол хатынга мунчасын сүтергә боерып судта йөртәләр [хат]
Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Сезгә зур үтенеч белән Әтнә районының Олы Әтнә авылыннан Зөлфидә Насыйрова яза. Чарасызлыктан, күңелемә авыр булганга кулыма каләм алдым. Бәрәңге бакчасының уртасында югары көчәнешле линия үткән багана тора. Чыбык мунча һәм сарай өстеннән уза. “Сетевая компания” безне судка бирде. Әллә ничә тапкыр суд булды инде. Соңгысында мунчаны һәм аңа терәлеп торган металл койманы сүтәргә дигән карар чыккан дигән хат килде. Әле документлар кулымда юк. Бу – минем өчен бик авыр хәл. Йорт-җиремне берүзем җиткергән тол хатын мин. Ничекләр итеп сүтик соң? Гозеремә колак салсагыз иде. Зөлфидә Насыйрова
-
Каен җиләгенең бер бөртеге 50 тиен тора яки җиләк сатып баеп буламы
Кемдер җәйне ял өчен көтсә, акча тәмен белгәннәр аны эш өчен сагынып тора. Мамадыш, Балык Бистәсе районы кешеләре өчен июнь-июль айлары урак өстенә тиң. Хәер, җиләк өлгергән дигәнне ишеткәч, үземнең йөрәгем дә урыныннан кузгала. Ялларга кайтканда кышлык запас кына түгел, гаилә бюджеты турында да кайгыртырга туры килә.
-
Бала сәламәтлеген кем кайгырта?
Әлбәттә, иң беренче чиратта әти-әни бурычы бу. Тик хәзерге заманда аларның балаларга игътибары җитәме соң? Ни дисәң дә, без сабыебызны башта бакчага ышанып тапшырабыз, аннан соң мәктәпкә җибәрәбез. Акчасын түләгәч, җылы аш ашатырлар, баланың тамагы тук булыр, дибез. Тик алай түгел икән шул. Еш кына балалар ашханәдәге ризыкның салкын булуы, пешеп бетмәве, тәмсезлегеннән зарлана. Димәк, ул аны ашамый. Ач йөргәч, авырулар да баш калкытырга гына тора.
-
Хәзер сулар яшелләнми
Быелгы санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча Казан, Әлмәт һәм Сарман районнары алдынгылар булып танылды. Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Республикада 1 апрельдә башланган чистарту икеайлыгы тәмамланды. “Әмма бу акция бетте дип кулны кушырып утырып булмый, эшләнәсе эшләр байтак”, – ди республика экологлары.
-
“Бер тамчы да өмет бирмәделәр”
Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче 8 яшьлек Язилә Галәвиева, бер караганда, башкалардан аерылып та тормый кебек. Тырышып укый, төрле чараларда катнаша, бәйгеләрдә җиңү яулый, өч телдә сөйләшә. Аны укытучылары да гел мактап кына тора. Әмма шушы уңышларга ирешү өчен, кызчыкка зур сынаулар узарга туры килә.
-
Күңел түзмәде, Истанбулдан соң Анталиягә дә киттек
“Болгар” радиосының “Иртәнге чәй” тапшыруы алып баручысы Илмир Ямалов гаиләсе белән Төркиягә барып кайткан. Моның белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Әмма Илмир чит илгә машина белән барган һәм чик буена килеп җиткәнче хатынына кая юл тотканнарын әйтмәгән. Бу аның беренче генә сәяхәте түгел.
-
Бала тап та – акча ал
Өлкән буын кешеләре хәзерге яшь әниләргә көнләшеп карый. Әле беркөнне генә ике ханымның бала тапкан саен акча түләүләренә шаккатып сөйләшкәннәрен ишеттем. “Безгә берни булмады. Хәзер, әнә, ел саен бала табалар. Әзрәк соңга калып туган булсам”,– дип куйды берсе. Уйлап карасаң, бу апаларның сүзләрендә хаклык бар бит. Хөкүмәтебез сабыйлар саны артсын өчен ни генә эшләми хәзер.
-
“Сиксән алты сабыем туды”
Вакыты җитмәгән әле. Бу сүзне дин темасына сөйләшкәндә еш кабатлыйбыз. Ә менә ул вакытны ничек табарга соң? Кемдер авыр хәлгә калганнан соң, кайберәүләр үлемнән котылып, берәүләр “өстән” хәбәр килеп дин юлын сайлый. Казанда яшәүче Камил хәзрәт Шәрифуллин дини тормышка катлаулы юллар аша узып килә.
-
“Бу балалар илне саклый алырмы?”
Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үттек. Бәйрәм үтсә дә, эш бетми әле. Җиңү көненә кадәр үк Татарстан Президенты “Фидакарь хезмәт өчен” медальләрен тапшыра башлады. Ул бүләкләрне республика көненә таратып бетерергә исәплиләр. 8 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды. Хөкүмәт йортында узган “Җиңү” республика оештыру комитеты утырышы узды.
-
Чүп алтынга әйләнмәсме?
Заводтан куркырга кирәкми! Татарстан Фәннәр академиясе академигы, техник фәннәр докторы Әхмәт Мәзһәров әнә шулай дип ышандыра.
-
Чит бала булмый
Кукмара районында гомер итүче Раушания Гарипова әнә шулай ди. Ул зур батырлык эшли – үз уллары буй җиткәч, ике ятим кызны әниле итә.
-
Безне Ходай гына аера ала (Язмыш)
Апаста гомер итүче Ләлә һәм Илдар Ногмановлар гаиләсе моннан җиде ел элек килгән кайгыны беркемгә дә сиздермичә яшиләр. Шушы вакыт эчендә ярату да, бер-берсенә булган хөрмәт тә сынала. Икесе дә Кайбыч районының Борындык авылында туып үскән алар. Бер сыйныфта укыганнар. Мәхәббәт хисе дә мәктәптә борынлый.