Гөлгенә ШИҺАПОВА автор яңалыклары
-
Су ташкыны төньякка юл тота
Бу арада Апас, Кайбыч районнары суда “йөзде”. Күп кенә йортларга су керде, хуҗалыклардагы малларны башка урамда яшәүче авылдашларына күчерделәр. Әмма су басу кешеләрне куркытмаган – аларны эвакуацияләргә туры килмәгән. Алар күрше-тирәгә, туганнарына китеп урнашкан. Көньяк районнар батасын батып, йөзәсен йөзсә, алдагы көннәрдә республиканың төньяк районнарын су басу куркынычы бар.
-
Баланы кем карый?
Күптән түгел редакциягә бер хат килеп төште. “Ике баламны да үзем үстердем. Әниемнең миңа булышырга бер дә вакыты булмады. Бакчага да йөрттем, хастаханәгә дә алып бардым. Ә менә кызым, оныкларыңны караш, дип теңкәмә тия. Узган ел икенче баласын алып кайтты. Оныкка 5 ай тулганчы, көн саен үзем барып юындырып йөрдем. Эштән соң арыйм. Кызым ишетергә дә теләми. Әгәр син булышмасаң, бала караучы яллыйм, ди. Бар кешегә дә балаларын әниләре караша микән?
-
Чүп җыйсаң, Кырымга очасың
1 апрельдән республикада чистарту икеайлыгына старт бирелде. Шушы ике көндә министрлыкка халыктан 11 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Көннәр җылыту белән, теләсә кайда калдырып киткән чүпләрне җыясы гына түгел, аның өчен җавап та бирәсе була әле. Май аеннан чүпне юл читенә ташлап калдыручы машина йөртүчеләрне дә махсус камералар төшерә башлый.
-
“Әле берәүнең дә җир өстендә калганы юк”
Каян акча табыйм? Нурсөя апа белән Казанда урнашкан ритуаль хезмәт күрсәтү үзәгендә очраштык. Әнә шулай дип аптырап утырышы иде. Без күршебезне соңгы юлга озату мәшәкате белән йөрибез, аның исә кызы үлеп киткән икән. 86 елга сузылган гомерендә төрлесен күргән әби, өстенә зур кайгы төшкәч, бөтенләй югалып калган.
-
ОДНга “дару” таптык...
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанциясендә ниләр язылганын аңлыйбызмы? Әллә инде бурыч җыелмасын дип кенә түләп барабызмы? Сер түгел, күбебез кәгазьдәге саннарны тикшереп тә тормый, суммасын да санап азапланмый. Ә менә идарәче оешмаларның күрсәткән хезмәтләренә тоткан су, җылылык өчен күпме акча килгәненә борчылучылар да шактый икән. Бу хакта кичә “Татар-Информ” мәгълүмат үзәгендә җиткерделәр.
-
Ерак китми суда ниләр акса да
Республикада дүрт елда 30дан артык су чистарту корылмасы сафка басты. Булганнарын төзекләндерү һәм яңаларын төзү өчен 1 млрд сум акча тотылган. Соңгы арада Лаеш, Әлки, Алабуга районнарында чистарту корылмалары ачылды. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк.
-
Спортны сайласаң, үкенмәссең
“Медаль отмыйча мөмкин түгел иде, – дип сөйләде журналистларга Паралимпия ярышларында ике медаль откан якташыбыз Марта Зәйнуллина. – Ярыш алдыннан дус кызлар кисәтеп куйды: медаль отмасаң, бүлмәгә кертмибез. Бер дә коридорда йоклыйсы килми шул”. Ярышлар тәмамлангач, сөенечтән шулай шаяртсаң да була. “ВТ” хәбәрчесе әлеге медальләрнең серен ачыкларга тырышты.
-
Олыгайгач, вакыт табыла
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә концертка килүчеләргә хәзер өйләреннән бераз иртәрәк чыксалар да була. Чөнки аларны биредә май аена хәтле Әлмәттә яшәүче фотограф Равил Абушаевның иҗат эшләре каршы алачак.
-
“Утырып еладым. Шатлыктан...”
Бу гаилә турында 2015 елда “Ватаным Татарстан”да “Гомерлеккә аласызмы?” дигән язма басылып чыккан иде. Тукай районының Сәмәкәй авылында яшәүче Әлфира Исхакова белән “Нечкәбил” бәйгесендә таныштык. Әниләре өчен җан атып торучы ике кыз җәлеп итте безнең игътибарны. Баксаң, алар – Әлфира апаның тәрбиягә алган кызлары икән.
-
79 ел узды, Жуков сәгате әле дә текелди
Казанда яшәүче, йөзенче яше белән баручы Фәррах Хәйретдинов та Сталинград сугышын оныта алмый. Бер гасырлык гомер кичергән ветеранның бүген бер теләге бар: илләр тыныч, дөньялар имин булсын, башка сугышлар кабатланмасын! Дүрт сугыш күргән кеше бу сүзләрнең мәгънәсен белеп әйтә. Ә вакытны ул моннан 79 ел элек маршал Жуков биргән сәгатькә карап саный. Сәгать шушы вакыт эчендә бер мәртәбә дә ватылмаган!
-
“Менә кайтып керер төсле”
2017 елның июль аенда Кукмара районының Төркәш авылында булган янгын һәм анда зыян күрүчеләр турында берничә тапкыр яздык. Яшен сугудан чыккан ут Алия һәм Нургали Җиһаншиннарның йортын һәм каралты-курасын көлгә әйләндергән иде. Бу гаиләгә ярдәм кулы сузучылар күп булды.
-
“Яңа елдан соң килегез, булышырбыз...”
Кичә Теләче районында яшәүче Дәүләтшиннар һәм Лениногорск шәһәрендә гомер итүче Лилия Шаһиева балаларының җидесен уздырды. Моннан бер атна элек – 4 гыйнвар көнне Казан –Шәмәрдән юлында килеп чыккан фаҗига Дәүләтшиннарның улы һәм килене, Лилия ханымның ике газиз баласының гомерен өзде. 12, 9, 4 яшьлек өч бала тома ятим калды, 2 яшьлек тагын бер сабый әнисез үсәчәк.
-
Миңа түгел, Индирага сокланыгыз!
Күптән түгел Казанда Башкортстанның Чакмагыш шәһәрендә яшәүче Рөстәм Нәбиев кунак булып китте. Максаты – үзе турында китап язу. Әлегә эчтәлеген әйтеп бетерми, әмма ул китапта Рөстәмнең авыр язмышы, кыенлыкларны җиңүе турында да язылыр, Казандагы күргәннәренә дә урын табылыр төсле.
-
Ял көнне була бу хәл. Курыккан ана нишләргә дә белми…
Казанда яшәүче 3 яшьлек Әмир Фәрхетдинов Республика клиник балалар хастаханәсендә дәвалана. Әнисе Лилия быел октябрь аенда аның эчендә шеш барлыгын күреп ала. Ял көнне була бу хәл. Курыккан ана нишләргә дә белми. Тизрәк кулына телефонын алып, 112 хезмәтенә шалтырата.