Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Без ачтан үлмибезме?

Казанда яшәүче Альвера Фәлә­хова берьялгызы өч бала үсте­рә. Шушы көннәрдә 55 яшен тутырган бу ханым үз балаларын аякка бастырган инде. Хәзер ул 35 яшьлек кызының сабыйларын тәрбияли.

 

Начар булсын дип үстермәдем

Альвера апаның ире үлгәнгә дә 26 ел икән инде. Тормыш иптәше вафат булганда, аның кулында ике яшь бала кала. “Балаларым кеше булсын дип тырыштым. Аларның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын өчен, кайда гына эшләмәдем. Бер көн ял да күр­мәдем”, – дип сөй­ли ул. Ул елларны аңа урам себе­рергә туры килә. Эшләгәне өчен башта бер бүлмә, аннан икенчесен ала. Шул арада балалары да буй җитә. Улы әни­сенә борчулар китерми. Ә менә кызы күрсәтмәгәнне калдырмый. Урам себереп алган бүлмәләрен сатып, алар йорт тө­зиләр. Тик, бәхетсезлеккә, Альвера апаның кызы әнисен йортсыз калдыра. Аларны “кара” риэлторлар алдалый. Сату-алу ки­лешүе төзе­сәләр дә, йорт өчен тиешле акча түләнми. Алар йорт бәясенә ике-өч сутый җир алалар.

 
“Ул чакта кызым тәртипсез тормыш алып бара иде инде. Акчам җитми бит, түлим мин аны, дип әллә ничә кредит та алдырды. Мин ышандым. Алып бир­гәләдем. Хәзер өстемдә әле дә бетмәгән 90 мең сум бурыч бар. Кызым аркасында өч сутыйлы бер җиремнән колак кактым. Ул аны кредит алганда милеге итеп күрсәткән. Үз балам бит, мин аңа ышандым. Мондый хәлләргә төшәрбез дип кем уйлаган?” – ди бичара ана.

 Башта олы кызы качты

“Авыр хәлләргә юлыккач, тормыш итү җиңел булыр дип, бер­гә яши башладык. Әмма кызымның минем белән торасы килмәде. Әле анда дүрт онык та бар иде бит. Үз тормышымны кора алмыйм дигәч, мин башка фатирга күчендем. Болар бер ир белән яши башлады. Кызымның аралашуы кимеде. Мин кунакка киләм дигәч тә, йә өй җыешты­рылмаган, йә мин өйдә түгел, дип төрле сәбәпләр таба иде. Баксаң, алар ире белән эчеп ятканнар. Бу җәйне кызым өч ай эчкән. Фатирына кемне генә җыймаган­нар. Шул вакытта олы онык, өйлә­рен­нән качып, миңа килде. Күп тә үтмәде, кызым миңа тагын ике баласын китереп ташлады. Өченче булып туган кызын улыма илткән. Аны хәзер алар үстерә. Миңа китер­гәндә икенче кызының авызы ертылган иде. Сабыйны табибларга алып барып күрсәттем. Әнисе ник бер тапкыр хәлен сорасын. Дүртен­че бала миңа килгәндә әле күкрәк сабые иде. Аны ниш­ләтергә дә белмәдем. Пенсиягә чыкмаган, бала тотып утырып булмый. Эшләргә, башка балаларны аякка бастырасы бар. Кеше фатирында гына яшим бит әле. Мин ПДН чакырттым. Алар исә опека бүлегенә җибәрделәр. Алар, кызымны аналык хокукыннан мәхрүм итеп, мине опекун ясап куйды. Кечкенә сабыйны ике яклы килешү төзеп, балалар йортына тапшырдым. Бер елдан соң аны барып алдым. Улыма хәзер – 2 яшь тә 8 ай. Бакчага йөртәм. Зур кызым Настяга – 14 яшь. Матур итеп бии. Иптәш­лә­реннән аерып калдырасым килми инде. Кешегә бурычка кереп булса да, бию ярышларына җибәрәм. Әле менә укытучысы 14 мең сум әҗәткә акча биреп торды. Аны кайтара алмыйм. Озакламый тагын ярышка барасы бар. Анысына 16 мең сум кирәк, – ди Альвера апа. – Элегрәк әни­ләре балаларга бераз булыша иде. Ана хокукыннан мәхрүм ителсә дә, мин аларны очрашудан тыя алмыйм. Әмма быел җәй буена килмәде дә, хәлне дә белмәде. Олы кызымны мәктәпкә әзерләр өчен, бер ай ялымда бер генә көн дә буш утырмадым. Башка эшкә чыктым. Улым гаиләсе бик булыша. Киленемә мең рәхмәт! Кайчак мин балаларны мәктәптән, бакчадан алырга соңга калсам, ул алып кайта. Мин кайтканчы көтеп утыра. Кызыма бер ышаныч калмады. Абыем үлгәч, балаларны карап тор, дип киткән идем, миңа килеп тә эчеп яткан”.

Алга таба нишләрмен?

Альвера апа шушы көннәрдә пенсиягә чыгу мәшәкате белән йөри. 17 мең сум хезмәт хакы ала икән. Аның яртысын кызының кредитлары өчен тотып баралар. Фатир хуҗасына да бурычы җыелган. “Кызым хәзер бер ир белән яши. Эчәренә акча сорап шалтыратырга да оялмый. Икенче елга икенче оныгым Сафия укырга бара. Ул Диана киленем белән улымда яши. Малаебыз­ның исеме – Клим. Урыска кияүгә чыккач, бер татар исеме дә куймады шул. Бу балалар белән алга таба ниш­ләрмен? Аларны бик яратам. Төн­нәрен аз йоклыйм, юам, үтүклим, пешерәм. Сафия оныгым әнисен­дә чакта ач торган. Суыткычны карап кына тора хәзер. Әзрәк бушаса, “Без ачка үлмибезме?” – дип сорый. Бала­каемның йөрәгенә үткән икән. Казанда пропискасыз да калган идем бит мин. Әле ярый ясатып булды. Хәзер менә балага бирелә торган җир кишәрлеге артыннан йөрим. Яхшы күңелле кеше­ләр белән таныштым. Әгәр җирне рәсмиләштереп булса, ничек тә сабыйларыма йорт салырга иде”, – ди ул.

Миңа хәзер рәхмәт әйтәләр

Әнисе эчәргә яраткач, бу сабыйлар берсе дә рәхәт күрмәгән. Хәтта үсешләренә зыян килгән була. Әмма Альвера апа тырыша, сабыйларга тәрбия бирә. Балаларга матур булсын дип, үзе яшәгән фатирда ремонт ясый. Обойларын алыштырып чыга. Олы оныгы Настяның дус кызларының әни­ләре килеп рәхмәт әйтә. “Һәрвакыт чиста-пөхтә йөртәсез. Акыллы булып үсә. Без кызларыбызга аның белән дус булырга кушабыз”, – диләр икән. Балалар бакчасындагы тәрбияче­ләр дә әбиләренең хезмәтен күрә. Оныкларын гел мактап торалар.

 
“Президентка да хат язармын дип торам. Балалар артыннан йөри торгач, кич була. Һич кенә дә вакыт таба алмыйм. Тыңлар иде ул мине. Аңлар иде. Аның кеше хәленә керә торган икәнен беләм”, – ди ул. Альвера апа яхшы күңелле кешеләргә дә рәхмәтле. Әле менә бер кеше Сафиягә букча китергән, кемдер киемнәр биргән. Кеше почмагында гомер итүче олы йөрәкле бу ханым үзенә сәламәтлек тели. “Аяк-кулларым йөреп торса, мин аларны ташламам. Ничек тә аякка бастырырмын”, – ди.


Әлеге гаиләгә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен Альвера апаның телефон номеры: 89061153819.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев