Фәния Арсланова автор яңалыклары
-
Барысы да хатын-кыздан тора. Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды
Төрле кыйтгаларга сибелгән милләттәшләребез бу атнада Казанга II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына агылды. Кичә съездның пленар утырышында Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде.
-
Хатын-кызга зиратка керергә ярыймы?
Әйләнә-тирәне генә түгел, зиратларны чистартыр чак җитте. Каберлекләрне барлау, чардуганнарны кору, төзекләндерүнең дә шартлары бар. Казандагы Ислам динен кабул итүгә мең ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншиннан шулар хакында белештек.
-
Исламда уен-көлкегә урын бармы? Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин фикерләре
Социаль челтәрләрдә яшибез, җәмәгать. Анда нинди генә төркемнәр юк: туганнар, күршеләр, хезмәттәшләр, классташлар, диндәшләр... Хәбәрләр тек-тек-тек килеп кенә тора. Аларның да ниндиенә генә тарымыйсың. Әйтик, дингә кагылышлыларын алыйк. Алай итәргә ярамый, болай да ярамый, фәләннәр белән кубарылырсың, фәләннәр белән актарылырсың, чорналырсың һәм тагын шуңа охшаш “үгет-нәсихәт”тән торган язмалар да шактый. Шуларны укыганда, болай да борчулы чак иде, ник коткы салалар икән, дип уйлап куясың. Ислам куркытуга корылган дин түгел, иманлы яшәргә чакыруның башка юллары да бар ич. Бу хакта Казандагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә кордык.
-
"Кешене шулай тилмертмәсеннәр, тыныч кына җирләргә бирсеннәр иде”
Әлеге язманы әзерләргә бер мөрәҗәгать сәбәпче булды. Нагорный бистәсеннән Мөнәвир абый Миңнегалиев шалтыратты. “Үлгән кешене җирләү буенча бик кискен хәлләр килеп чыга, – диде ул. – Сиксән яшьлек әбиләрне дә ярырга кирәк, дип әйтәләр. Кеше озату белән ун ел шөгыльләнәм инде, элек алай түгел иде. Участок табибыннан язу ала идек тә, ритуаль хезмәттән үлем турында таныклык бирәләр иде. Бер сәгать эчендә рәсмиләштереп кайта идек. Хәзер ярдыру өчен икешәр көн вакыт үтә. Берсендә 97 яшьлек карчыкны юып, кәфенләгән килеш алып киттеләр, бу бит адәм көлкесе. Бөтен кеше рәнҗи, нишләп алай ул? Без – мөселманнар – намаз кешеләре шуңа бик борчылабыз. Картаеп үлгәч тә тынычлык юк. Кешене шулай тилмертмәсеннәр иде, тыныч кына җирләргә бирсеннәр иде”.
-
Төннәр буе йоклый алмый ятсаң...
Төн уртасында уянып, боргаланып ятмас өчен, гомумән, йокысызлыктан интекмим дисәң, кичке якта телефон, компьютер, интернетларны сүндереп куярга кирәк. Йокы бүлмәсе телевизор карау, кәтлит ашый-ашый социаль челтәр актару урыны түгел. Бу фикерләрне Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире Эдуард Якуповтан ишеттек.
-
Татарга нинди хатын кирәк?
6 мартта танылган татар мөслимәсе Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел булды. Шул уңайдан Казандагы Галиев мәчетендә хатын-кызларның гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урынына багышлап “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү үткәрделәр.
-
Казанда А гепатиты белән авыру очрагы теркәлде: чирнең бәдрәф аша да таралу куркынычы бар
Бу көннәрдә Казан федераль университетында эшләүче бер хезмәткәрнең А гепатиты белән авыруы ачыкланды. Мондый очраклар республикада, сирәк булса да, килеп чыгып тора. Гепатит халык телендә “сары” авыруы дип атала
-
Кайда,сез, табиблар?
Районнарда табиблар җитми. Моны бүген үк, иртәгә үк хәл итү сорала. Соңга калынса, 40-50 процент кына табиб эшләгән җирлектә медицина тармагы җимерелеп төшәр кебек.
-
Заманасына күрә карагы
Компьютерны уйлап табучыларга караганда, аны җимерүчеләр алданрак туган, дигән әйтем бар. Банк карталарын куллана башлаганга күп гомер узмады, мошенниклар аларны файдалану җаена тиз төшенде.Заманына күрә караклык та үзгәреп тора. Элек транспортта кесәне, сумканы кисеп, акча урлыйлар иде. Хәзер угрылар өйдән дә чыгып тормый, алдыңны-артыңны карап йөрмәсәң, картаңдагы акчаңнан минут эчендә җилләр исә.
-
35 кешенең берсендә яман шеш. Чирләмәү бездән генә торамы?
Яман шеш белән авыручылар арта, әлеге чир яшьләрдә дә табыла, тик диагноз куелган очракта да өметсезлеккә бирелергә ярамый. Кичә Министрлар Кабинетында булып узган брифингта сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шулай дип белдерде.
-
“40 ел стаж да булышмады…”: Халыкка пенсия өләшә башладылар. Үзгәрешләр байтак
Быел пенсия акчасын халыкка 4 гыйнвардан өләшә башладылар. Үзгәрешләр байтак. Авылда яшәүчеләргә өстәмә вәгъдә ителгәч, бу мәсьәләдә сораулар күп буласын алдан чамаларга мөмкин иде. Шулай булып чыкты да.
-
Алда безне ни көтә?
Багучыга барма, башыңа бәла алма, дисәләр дә, бу хезмәт бүгенге замана кешесендә дә кызыксыну уята. Кызлар – егет эзләп, хатыннар – гаилә иминлеген кайгыртып, авырулар шифа табарга тырышып, күрәзәчеләр, экстрасенслар һәм үзләрен тагын әллә нинди исемнәрдә тәкъдим иткән бер белмәгән, ят кешеләр янына чыгып китә. Тормышны тиз арада үзгәртәсе, үткәннәрне онытасы, киләчәкне яхшыртасы килә. Адәм баласының башында мең төрле уй, өмет-хыял... Тик могҗизага ышанырга кирәкме икән? Күңелдәге икеле-микеле, шикле уйларны таратырга теләп, Казандагы Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән әңгәмә кордык.
-
"Татарстанга килгәндә, кесәсендә 45–50 мең сум акча булырга тиеш"
Кичә мигрантлар көне булып узды. Татарстанда аларның саны 320 меңнән артык. Укырга да, эшкә дә киләләр. Төпләнеп калу һәм соңрак гаиләсен күчерү уе белән янучылар да бар. Кичә “Татар-Информ” агентлыгында бер төркем белгеч мигрантлар мәсьәләсе хакында сөйләште.
-
Сорау арты сорау туа. Өстәмә пенсия кемгә тиеш?
2019 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгында эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсиясе 1300 сумга артачак. Ул хакта берничә ай дәвамында бөтен матбугат чаралары хәбәр җиткерә. Авылда яшәүче өлкәннәр исә сандык төбендә яткан хезмәт кенәгәсен алып, эш стажы санау белән мәшгуль. Ә кемгәдер документка күз төшерү дә кирәкми, ул кайда, күпме эшләвен төнлә уятып сорасалар да, шунда ук әйтеп бирәчәк.
-
Пенсия ничек арта?
Быел 3 октябрьдә илдә пенсия билгеләү һәм түләү буенча законга үзгәрешләр кертелде. Яңа пенсия коэффициенты күләме һәм яңача түләү суммалары билгеләнде. Бу хакта “Татар-Информ” агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова сөйләде.