Фәния Арсланова автор яңалыклары
-
Грипп дияргә иртәрәк әле
Соңгы атналарда таныш-белеш арасында тын юллары вируслы чирләре белән авыручылар күбәйде. Гаиләләре белән чирләп ятучылар бар. “Ирем, көн җылы дип, җиңелчә генә киенеп чыгып киткән иде, салкын тидереп кайтты: температурасы күтәрелеп, башы авыртырга тотынды. Икенче көнне өч яшьлек оныгыбыз да, чирләп, урынга егылды. Өченче көнне үзем хәлсезләндем. Быел грипп тизрәк килеп җиткән, ахры. Беркөнне телевизордан санитария табибы да шул хакта сөйләп торды”, – ди Питрәч районында яшәүче Фәридә апа Шакирова.
-
Пенсия түләү сораулар тудыра
Пенсия алу буенча халык арасында төрле сораулар туа. Быел Россия Дәүләт Думасы депутатлары кабул иткән яңа реформа сорауларны тагын да арттырды. Укучыларыбыз, үзләрен борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертүне сорап, редакциягә дә шалтыраталар, хатлар язалар. Бу уңайдан Казандагы Яңа Савин районы Пенсия фонды идарәсе белгечләре аңлатмаларын тәкъдим итәбез.
-
Барыйммы, әллә өйдә генә дәваланып карыйммы?
Йөрәк-кан тамырлары авыруларына балачактан ук нигез салына. Ул чагында бу хакта белми калабыз, хәтта әти-әниләребез дә моның турында уйланмый, табиблар да искәртеп тормый. Юкса әллә нәрсә эшләргә дә кирәкми: гомуми холестеринны тикшертү өчен кан анализы гына тапшырасы.
-
Нигә кирәк дип әйтмәгез!
Бу көннәрдә Чаллыда кызамык белән тагын берничә кешенең авырып китүе мәгълүм булды. Йогышлы чир якын арада кабат үзен сиздерергә мөмкин. Аннан бердәнбер саклану чарасы – прививка ясату. Белгечләр бу хакта һәрдаим кисәтсә дә, бик күпләр моңа кадәр ул сүзләрне колагына да элмәде.
-
Гошерне сатып була
Гошергә җыелган әйберне сатып, акчасын кирәк өчен тотарга мөмкин икән. Бу хакта Татарстан мөселманнары баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җиткерде. Быел республика халкыннан 600 тонна гошер кергән. Болар, аерым алганда – бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, чөгендер, кабак ише яшелчәләр. Алма һәм балдан өлеш чыгаручылар да бар.
-
Татарстанда куркыныч авыру: “Бары тик бер нәрсә генә саклый ала”
Шушы көннәрдә республикабыз шәһәр, районнарында берничә баланың сирәк очрый торган йогышлы чирләр белән авыруы билгеле булды. Кичә Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш эпидемиологы Наталья Ивойлова бу хәлләргә ачыклык кертте.
-
Кеше әбисе. Читләрне үз итеп буламы?
Узган ел республикада караучысыз калган өлкәннәрне гаиләгә алу проекты эшли башлады. Аның буенча 36 кеше гаиләле булган. Ул мәҗбүриләп, кушып эшләнә торган гамәл түгел. Ике яктан да күңел кушуы һәм теләк кирәк.
-
Табиблар кая китә?
Кем ничектер, мин быел салкын тидереп, авырып алырга өлгердем инде. Үпкәне тыңлату, дарулар билгеләтү һәм “больничный” кәгазе алу өчен поликлиникага да бардым. Ә андагы хәлләр...
-
Балага тәүфыйк сорагыз!
Балаларыбызны мәктәпкә җыйнап мәш киләбез. Кием-салым алынды, дәфтәр-карандаш, бозгыч-сызгычлар әллә кайчан сумкада. Ул-кызларыбызны, тәртипле булсыннар, яхшы укысыннар, телебезне онытмасыннар, дип киңәшләр биреп озатасы гына калды. Ә дини гаиләләр моңа ничек әзерләнә, алар балаларына нинди үгет-нәсыйхәтләр бирә икән? Шул уңайдан Казандагы Кабан арты мәчете имам-хатыйбы, алты бала атасы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән әңгәмә кордык.
-
Акчамы, дарумы?
Ел саен шушы вакытларда Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, журналистларны җыеп, ташламалы дарулар, социаль пакет җыелмасы яки аны акчалата алу хакында сөйли. Халык та сайлау алдында кала: акчамы, дарумы? Кичә Министрлар Кабинетында узган брифингта да сүз шул хакта барды. Анда Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, министр урынбасары Фәридә Яркәева бу җәһәттән республикадагы вәзгыять белән таныштырды.
-
Машиналы кызга сәпидле егет кирәкме?
ЗАГС мәгълүматлары буенча, быел республикада гаилә коручылар узган елдагыга караганда азрак. Ә Татарстан Диния нәзарәтенең Мөслимәләр берлеге җитәкчесе, дистә елга якын яучылык белән шөгыльләнүче Наилә ханым ҖИҺАНШИНА, мөселманнар арасында никахлашучылар кимемәде, ди. Бу оешмага кәләш-кияү сорап килүчеләр шактый. Республиканың баш яучысы белән шул хакта әңгәмә кордык.
-
“Әни, киләсе елга хаҗга барасың...”
Быелгы Хаҗ сәфәренә җыенып чыгып китәргә дә күп вакыт калмады. Хаҗ ул – бик күпләр өчен гомерлек хыял. Ул хыялны тормышка ашыручылар сирәк. Гөлсирә апа Кадыйрова да – хаҗия. Аның белән шул хакта сөйләшергә дип күрештек.
-
Әби дә эшләсә, бәбине кем карар?
Гомер озынлыгы арту кемнедер сөендерә, кемнеңдер эчен пошыра. Киләчәктә пенсионерлар күбәеп, хезмәт яшендәге кеше сизелерлек кимеячәк. Шул чагында пенсионерларны кем ашатыр? Кичә Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комитеты утырышында сүзнең очы гел шул мәсьәлә тирәсендә әйләнде.
-
Оят белән оялуның чиге кайда?
Әлеге язманы әзерләргә редакциягә килгән бер хат этәргеч бирде. “Ватаным Татарстан” газетасының 6 апрель санында газета журналисты Фәния Арсланова, ачыклык кертәбез дип, малайларны сөннәткә утырту турында “Җиде кат үлчә, бер кат кис!” исемле язма әзерләгән иде, – дип башлана ул һәм болай дәвам итә: – Журналист бу турыда язарга алынгач, берничә мулла, табиб белән сөйләштем, дигән. Болар турында ир-атлар белән авыз тутырып сөйләшергә (башкача яза алмыйм) бу хатынга оят түгелме икән? Язманы газетада күргәч, күңелгә әллә нинди уйлар килде...” Әлеге хатны Казанда яшәүче даими авторыбыз Зыятдин Вәлиәхмәтов язып җибәргән.
-
Рамазан җитте
Иртәгә рамазан аена һәм уразага керәбез. Мәчетләрдә бүгеннән тәравих намазы укый башладылар. Быел Казанда 26 һәм 27 май көннәрендә алтынчы тапкыр республика ифтары үткәреләчәк. Аны, башка еллардан аермалы буларак, ир-атларга һәм хатын-кызларга аерым көннәрдә оештыралар.