Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамазан җитте

Иртәгә рамазан аена һәм уразага керәбез. Мәчет­ләрдә бүгеннән тәравих намазы укый башладылар. Быел Казанда 26 һәм 27 май көннәрендә алтынчы тапкыр республика ифтары үткәреләчәк. Аны, башка еллардан аермалы буларак, ир-атларга һәм хатын-кыз­ларга аерым көннәрдә оештыралар.

Ике көндә дә догалар укылачак, мөнә­җәт­ләр әйтеләчәк. Хатын-кызлар­ны мөселманча кие­нү рәве­ше белән дә таныштырачаклар. Һәр елдагыча мәчет­ләрдә дә авыз ачтырачаклар. Рамазан аенда республикага 47 Коръән-хафиз киләчәк. Быел фитра сә­да­касы – 100 сум, зәкәт түләр­лек малы булганнарга 600 сум итеп билге­ләнгән. Зәкәт 210 мең сумнан исәпләнә. Ел дәва­мында шулкадәр яки аннан да күбрәк акчаң җыелган икән, мохтаҗларга 2,5 процент зәкәт түләргә тиешсең.

 
Матбугат конферен­ция­сендә Татарстан мөселман­нары Диния нәзарәте рәи­се, мөфти Камил хәзрәт Сә­мигуллин байтак кына сорауларга ачыклык кертте. Сораулар булса, dini.sorau@tatar.ru адреcы буенча юлларга мөмкин. Аларга мөф­ти үзе җавап бирәчәк.


– Рамазан аенда җәннәт ишеге ачыла, тәмуг, җәһән­нәм ишекләре ябыла, шайтан­нар чылбырга бәйләнә, алар ялда, безнең белән нәфесебез генә кала, – дип башлады чыгышын Камил хәзрәт.


Аның фикеренчә, 19 сәгать бер тамчы су, бер тәгам ризык капмыйча торудан куркырга кирәкми. “Фәрештәләр көн дәвамын­да ярдәм итеп, дога кылачак. Ураза тотып, ач торганнан беркемнең дә үлгәне юк әле. Ә күп ашау төрле авырулар китереп чыгара”, – диде ул. Ураза тота алмаучыларга – шул исәптән, мө­селман табиблары рөхсәт итмәгән авыруларга, картларга 200 сум хисабыннан фидия түләү каралган. Сау-сәламәт кеше исә фидия сәдакасы белән генә котыла алмаячак, ураза тоту хәер­лерәк.


Республика ифтарында бөтен теләгән кеше дә катнаша алмый. Районнарда чакыру билетлары мөхтә­сибләр аша таратыла. Күп балалы, аз керемле гаилә­ләр­гә, ятим балаларга, инвалидларга, сукырларга да чакыру билетлары булачак.


Республика ифтарына ярдәм итүчеләр, ягъни волонтерлар җыю әле дә дә­вам итә. Нәзарәт сайтына кереп, теркәлү узарга мөм­кин. Ике көндә дә кунакларга 300 егет һәм кыз хезмәт күрсәтәчәк, диләр. Аларның ул көннәрдә ураза тотуы мәҗбүри түгел. Районнардан гаиләләре бе­лән шул эшкә алынырга те­ләк бел­дерүчеләр дә бар икән. “Хә­зер яшьләр элекке кебек футболкага кызыгып яки танышу өчен түгел, ура­заның ни икәнен аңлап, савап алу өчен килә”, – дип белдерде Диния нәзарәте вәки­ле Айгөл Биктимерова. Во­лон­терларның эше бик соң, төн уртасында гына тәмам­лана, аларны махсус транспорт өйләренә таратып йөрия­чәк. Оештыручылар әйтүен­чә, ифтарга җәмәгать транспортында килү уңай­лы­рак булачак. Мәчетләргә тәра­вих намазына җыелган халыкны кайтаруны да шәх­си транспортка ия кешеләр үзләре оештыра ала. Ураза гаете 15 июньгә туры килә. Гает намазы авылларда – иртәнге сәгать дүртенче яртыда, Казан, Түбән Кама, Чаллы кебек шәһәрләрдә җи­дедә башланачак. 

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев