Фәния Арсланова автор яңалыклары
-
Пенсиягә кайчан китәсе?
Россиядә пенсия яше артачак. Юк, шул килеш кала. Арта, юк, арта... Тарткалашу озак еллар дәвам итә. Россия Хөкүмәте моңа ничек нокта куяр? Дәүләт Думасы депутатлары каравына шул хакта җентекләп язылган закон проекты кертергә җыеналар. Ул турыда депутатлар каршында чыгыш ясаганда илнең Премьер-министры Дмитрий Медведев җиткерде.
-
Балалар ничә яшьтән уразага керә ала?
Рамазан башланырга санаулы көннәр калып бара. Бик күпләр өчен сынау һәм сыналу ае бу. Ураза тотучылар елдан-ел арта, ифтар вакытларында әби-бабайлар янәшәсендә яшьләрне дә еш очратасың. Казандагы “Гадел” мәчете мөгаллимәсе Фәния абыстай Җәләлиева белән әңгәмәбез дә – уразага әзерлек хакында.
-
Футбол җитә. Машинаны кая куясы?
Казанда Дөнья чемпионаты барган көннәрдә транспорт йөреше үзгәрәчәк. Чит илләрдән килгән кунакларны һәм җанатарларны төп каршы алу урыны – “Казан” Халыкара аэропорты һәм тимер юл вокзалы. Андагы хезмәткәрләр махсус әзерлек узган инде.
-
Яшьләрнеке яшьләрчә, олыларныкы сыйфатлырак
Аш-су әзерләүче бер танышым узган ел эшмәкәргә әйләнеп китте: туганнары белән бергә кафе ачтылар. Күрешкән саен, әллә уйнап, әллә чынлап, кафесына эшкә чакыра. Аш кына пешереп торырсың, башка берни кушмабыз, ди. Махсус һөнәри уку йортларын тәмамлаган яшьләр дә күп бит, дим. Алар пицца, торт, шуның ише кабымлыклар әзерләүгә оста булса да, гап-гади шулпадан, тәмле итеп, аш пешерә белми икән.
-
Өч тиен сәдака буламы?
Сәдака бирү – һәр заманга хас нәрсә. Кемдер аны сорап ала, кемдер мохтаҗ булса да, үз хәлен читләргә сөйләмәү ягында. Сәдака кемгә тиеш, аның күләме бармы? Әлеге һәм башка сорауларга Казандагы Әмәт бистәсе имамы, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев ачыклык кертә.
-
Тамак чиреннән буынга – бер адым
Тын юллары вируслы инфекциясе белән авыручылар, салкын тидерүчеләр соңгы атнада шулкадәр күбәйгән: участок табиблары өйдән-өйгә йөреп өлгерә алмый. Дарулар язгач, су, төнәтмә, чәйләрне күбрәк эчәргә киңәш итеп, китеп баралар. Ә без аларның сүзенә колак салабызмы соң?
-
“Хәләл”нең дә була төрлесе
Татарстан Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты Балык Бистәсе районында сәүдә нокталарында йөргәндә, азык-төлеккә үз белдеге белән “хәләл” тамгасы суккан эшкуарларны тоткан. Алар “халял” азык-төлек белән сату итүләре хакында товарларына гына түгел, игъланнар тактасына, витриналарга да язып куярга онытмаган.
-
Кире кагылганнар да эшле булачак
Татарстанда наркотик бәйлелектән дәваланган кешеләрне эшкә урнаштырачаклар, теләкләре булса инде, әлбәттә. Республиканың әлеге проекты Россия күләмендә бердәнбер. Әгәр ул ният барып чыкса, башка төбәкләр дә шуңа алыначак. Бу атнада бер төркем белгеч шул яңалыкны өйрәнергә Казанга килгән иде.
-
Зәкәт кибетендә акча сорамыйлар
Аякларым туңды, җылы оекбаш бирегезче?! Казандагы Лобачевский урамыны 6/27 йортында урнашкан Зәкәт хәйрия фонды кибетенә салкын кыш көннәрендә шундый үтенечләр белән килүчеләр байтак булган. Зәкәт кибетендә оекбашлар да, аяк киемнәре дә өләшәләр. Беркемнән дә акча сорамыйлар, кешенең паспортын да карамыйлар, нинди милләттән икәнлеге белән дә кызыксынмыйлар.
-
Җырның – ертыгы, бәйрәмнең гөнаһы юк
Бүгенге тынгысыз дөньяви гавамда дин тотучы мөслимәләр ничек көн күрә, алар җәмгыятьтә үз урыннарын таба аламы, кыен хәлдә калганда кемгә таяналар? Четерекле мәсьәләләр еш кына көтмәгәндә баш калкыта бит. Әйтик, бик күпләр яулык бәйләү, озын күлмәк кию аркасында каршылыкларга очрый.
-
Бәхет җиңел килми
Кичә Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына республиканың иң уңган, иң булдыклы гүзәл затлары җыелды. Анда Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан “Ел хатын-кызы” бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. Быел чарада катнашучыларның саны 700дән артып киткән, алар 10 номинация буенча көч сынашты.
-
Ике яклы кеше үзенә урын таба алмый
Саба мәчетенә атна саен җомга намазына ике йөзләп кеше җыела икән. Җыйнак кына мәчеттә бер залга гына сыеша алмыйча, икенчесенә чыгалар. Шуңа күрә халык акчасына һәм оешмалар ярдәме белән яңасын сала башлаганнар. Мәчеткә йөрүчеләр арасында яшьләр дә күп. Дөрес, бу гамәлне аңлап кабул итүчеләр дә, хупламаучылар да бар.
-
Саба җире үз итте
Саба ягында тренер Фарход Исмаиловны белмәгән кеше юк. Ул Таҗикстаннан Татарстанга беренче тапкыр 2009 елда килеп чыга. Данлыклы урманчы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган Бөтенроссия өстәл теннисы турнирында улы Саъди да катнаша. Бүген Саъди дөньякүләм ярышларда Россия, Татарстан данын яклый. Аны матбугат битләрендә “алтын Саъди” дип язып чыгучылар да булды.